Иске Мичән “Таң” балалар бакчасында балалар өстәл уеннары уйнарга бик яраталар. Бу уеннар балаларның интельлектуаль сәләтләрен ача , аларда уңай хис-тойгылар үстерә. Уен барышында балаларның хәтере ныгый, игътибарлылыгы арта, алар бер-берсенә юл куярга, аңлашып уйнарга өйрәнәләр, шулай ук тырышлык,эшне ахырына кадәр җиткерә белү, дисциплинарлылык-балаларга киләчәктә, мәктәптә укыган вакытта да кирәк булган сыйфатлар. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә төрле өстәл-басма уеннар уйныйлар: парлы рәсемнәр, лото, домино һәм башкалар.Бакчада һәр баланың теләге һәм сәләте буенча өстәл уенын сайлау мөмкинлеге бар.Буш вакытында балалар бик теләп аерым-аерым һәм парлап уйныйлар.Шулай итеп,барлык өстәл уеннары баланың шәхси сыйфатлары һәм сәләтләре үсешенә дә зур этәргеч ясый.
30 нчы январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде. Булат тумышы белән Кече Шыңар авылыннан һәм шушы мәктәп укучысы иде. Моннан 9 ел элек ул 22 яшендә фаҗигале төстә вафат була. “Булат Нуриев - тормышка, спортка гашыйк кеше иде. Кешелеклелек, ихласлык... Кулыннан килмәгән эше юк, оештыру сәләте зур иде” – дип искә ала аны сыйныфташлары.
Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә янгын куркынычсызлыгы буенча эш тәрбия-белем бирү процессында аерым урын алып тора. Бары тик кече яшьтән алган белемнәр генә янгынга каршы таләпләрне белү һәм үтәүдә, кешенең үз-үзен тотышында табигый була ала. 26 гыйнвар көнне балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан 2 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яшь янгын сүндерүчеләр" квест-уены үткәрелде. Балалар төрле кызыклы станцияләр уздылар: "Табышмаклы", "Янгын сүндерәбез", "Ут - дус, ут - дошман", "Уйлап тап ", “Янгын куркынычы тудыручы предметлар". Балалар кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, лабиринтлар уздылар, пазллар җыйдылар, тәкъдим ителгән картиналардан янгын куркынычы тудырган предметларны билгеләп үттеләр. Чара ахырында балалар бик теләп пластилиннан чын янгын сүндерүчеләр әвәләделәр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында "блокадалы икмәк" Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар узды. Яшь армиячеләр белән Россиянең Хәрби дан көненә - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 78 ел тулуга багышланган Хәтер дәресе үткәрелде. Презентация каралды, анда укучылар Ленинград блокадасы, халыкның тормыш өчен батырларча көрәшүе турында мәгълүмат алдылар. Мәктәпләрдә китап күргәзмәләре, рәсемнәр күргәзмәләре, викториналар, видеофильм карау оештырылды. Сыйныф сәгатьләре үтте. Шәмәрдән лицее укучылары " РИСК. Ленинград Блокадасы» республика уенында катнаштылар. Килдебәк мәктәбе укучылары үз куллары белән блокада икмәге пешереп карадылар.
Хәзерге дөнья тиз үзгәрә, алга бара. Тормыш рәхәтләре артыннан ашыгып кубесенчә без иң мөһим булган әйберләр турында онытабыз- баларыбызның куркынычсызлыгы. Бу мөһим сорауны еш балар белән сойләшергә һәм кабатларга кирәк. Шул максатларны истә тотып “ Үз-үзеңне куркынычсызлыкта тату” атна кысалаларына Олыяз “Чәчкә” балар бакчасында: “ Куркынычсызлык дәресләре”, әңгәмә, төрле куркынычлык тудыру вәзгыятьләренә инөенировкалар куелды.
Бүген Сабаның 2 нче номерлы «Әллуки» балалар бакчасында зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды. Викторинага шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре дә чакырылган иде.
Бүген, 21 гыйнвар көнне, Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче туры узды. Конкурс кысаларында «Балачак», «Теремок», «Шоколад», «Әллүки» балалар бакчалары тәрбиячеләре төрле яшьтәге балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр. Конкурс сынауларының максаты-конкурсант тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уртак эшчәнлекне проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне күрсәтү.
Бүген 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе -2022” бәйгесенең II туры узды. Әлеге бәйгедә Сабаның “Бәләкәч”, Лесхозның “Ләйсән”, Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты. Аларга “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик теләп ярдәмгә килде. Чит балалар бакчасы, бөтенләй башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар! Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Тик алар барысыда куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. Тәрбиячеләр бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Аларга алга таба да зур җиңүләр насыйп булсын!
17 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел психологы һәм укытучы-логопеды" бәйгесенең 2 этабы үтте. Биредә алар үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.
15 гыйнвар конне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара булып узды. Балалар әлеге чарада татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, үзләре дә әлеге киемнәрне киеп карадылар. Милли орнаментлар кулланып, алъяпкыч һәм түбәтәйләрне бизәделәр.