13 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабының беренче туры узды. Конкурсның район этабында катнашу өчен Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларыннан 18 гариза бирелгән иде. Беренче турда катнашучыларга «Минем педагогик табышым»дигән конкурс сынавы узарга туры килде. Конкурс сынауларының максаты-педагогик эшчәнлекнең төрле аспектларында һөнәри осталыкны күрсәтү. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үз эшчәнлекләрендә мөһим булган методларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү алымнарын, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек ысулларын һәм формаларын күрсәттеләр. Конкурсантларның чыгышы презентацияләр һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 2021-2022 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче турында катнашачак иң югары балл җыйган педагоглар билгеләнәчәк.
12 нче январь көнне Балалар иҗат үзәге базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” һәм “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” номинациясенең 2 этабы булып узды.
Элеге бәйгедә район мәктәпләренең 4 педагог – оештыручысы һәм 3 өстәмә белем бирү педагогы үзләренең эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Чыгышларында узләренең эрудицияләрен, импровозация һәм иҗади фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр.
11 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге базасында тәрбия юнәлеше буенча эшләүче педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесенең 2 этабы үтте.
Бәйгедә 9 тәрбия эше буенча директор урынбасары һәм 5 сыйныф җитәкчесе көч сынашты.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан безнең районда "Saba Balahoner" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Иләбәрнең "Умырзая "балалар бакчасында йөрүчеләр 2022 нче елда проектның беренче катнашучылары булдылар. Балалар уен формасында төрле һөнәрләрнең нигезләрен үзләштереп, файдалы күнекмәләр алып, олы тормышка төштеләр.
Декабрь аеның соңгы көннәрендә бакчабызда Яна ел бәйрәмнәре булып узды. Яңа ел геройлары - Кар малае, төлке hәм бүре үзләренең иҗади осталыкларын ачып, балаларга маҗаралы тамаша күрсәттеләр.
Корсабаш балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтеп китте. Балалар чыршы бәйрәмен матур җыр, шигырьләр өйрәнеп, бик зарыгып көтеп алдылар. Үткәрелгән бәйрәм кичәсе барсын да “Куян кызы” әкияте эченә чумдырды. Мөдир Олеся Викторовна барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде һәм грамоталар тапшырды. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды.
26 нчы декабрь көнне Казан шәһәренең креатив индустрияләр штаб-резиденциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган республика конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Мәктәпләрдә икенче чирек тәмамланып килә. Кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул чорында һәр мәктәп балалар өчен бердәм укыту-танып белү планы буенча эшләячәк. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак.
Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма биләмәләрен бизәү, матурлау буенча үткәрелә торган районкүләм бәйгегә ныклап әзерләнә.