ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халык бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан респуликасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәргән бу бәйгедә “Саба муниципаль районының ”Үсеш” Шәмәрдән лицее социаль педагогы Гараева Эльмира Камил кызы җиңү яулады.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

“Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасы МБМБУ да мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Балалар бакчасында сәяси мәдәни белем һәм тәрбия» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарда педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Туган телдә сөйләшәбез”, “Говорим по татарски” УМК авторы Зарипова З.М., Киров һәм Пермь өлкәсеннән, Владивосток каласыннан, Теләче, Балтач, Кукмара, Арча һәм Саба районы балалар бакчасында эшләүче укытучылар катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

15 декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә онлайн форматта “Алтын башмак” районкүләм хореография конкурсы узды. Әлеге бәйге районда җиденче тапкыр уздырыла. Укучылар “Алтын башмак” хореография конкурсында бик теләп катнашалар. Бәйгедә барлыгы 16 бию коллективы көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

МБМБУ Саба 1 нче  “Шатлык”  балалар бакчасында  "Хезмәт төбе - хәзинә" атналыгы барышында балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, әти-әниләрнең һөнәрләренә кызыксыну уяту, алар кебек тырыш булырга күнектерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан төркемнәрдә балалар белән кызыклы әңгәмәләр, сюжетлы-рольле уеннар, бердәм белем бирү эшчәнлекләре оештырылды.  Йомгаклау чарасына кунакка алтын куллы әниебез – Шәрипова Гөлияне чакырдык. Ул балаларны кәгазьдән төрле чыршы уенчыклары ясау алымнары белән таныштырды. Балаларга игътибарлы булып төгәл эшләргә кирәклеген төшендереде. Күңел җылысын биреп эшләгәндә генә кул эшләнмәләре матур һәм зәвыклы булуын аңлатты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә районкүләм үткәрелүче конкурсларда даими катнашып киләләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Җир йөзенә һәр кеше үз язмышы белән туа. Тирә-юнебездә сөйләшү, күрү, ишетү, ирекле хәрәкәтләнү сәләтләреннән мәхрүм ителгән кешеләр күп. Кайберләре дөнья йөзенә шундый булып туа, ә кайберләре аерым сәбәпләр аркасында әлеге сәләтләрен югалталар.

Декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында Имамиева Рияна белән очрашу оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

5 нче декабрь көнне Балык Бистәсендә гади судомодельләр арасында республикакүләм ярышлар булып узды. Ярышларда Югары Симет, Олы Шыңар, Мичән, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Югары Симет укучысы Ибрахимов Ильшат “Су асты көймәләре” номинациясенедә 3 нче призлы урынга лаек булды. Нәтиҗәдә, Югары Симет мәктәбе командасы кубок белән бүләкләнде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Агымдагы уку елының 5 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә Мөмкинлекләре чикле балалар өчен авиамодельләштерү ярышларының зона этабы булып узды. Ярышларда Саба районы командасы составында Тимершык урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары катнашты.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International