8 нче ноябрьдән 12 нче ноябрьгә кадәр Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында рус һәм инглиз телләренә багышланган атналык үтә. Аны үткәрү барышында тәрбияләнүчеләрдә тел белеме һәм осталыклары ныгытыла, сүзлек запасы формалаша, төрле илләрнең гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну үсә.
Балалар район Думасы эшчәнлеген активлаштыру һәм укучылар үзидарәсе лидерларының эшчәнлеген стимуллаштыру, аларга ярдәм итү, яшьләр һәм балалар белән эшләү өлкәсендә реаль социаль партнерлыкка булышлык күрсәтү максатыннан, 2021 елның 10 ноябрендә Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай»район балалар думасының яңа составын сайлау булды. Сайлаулар түбәндәге этаплардан торды:
Соңгы елларда Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
5 ноябрь көнне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткәрелде. Әлеге чарада балалар юл билгеләрен аерырга өйрәнделәр, светофор турында җыр җырладылар, бию биеделәр, юл билгеләренә карата төзелгән пазл җыйдылар һәм «Юл билгеләрен таны» уенын уйнадылар.
Кичә Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, җитәкчеләр белән бергә, Шаян ТВ телеканалы өчен тапшыру төшерүдә катнаштылар. Мондый мөмкинлекне алар Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсында чыгыш ясаганнан соң алдылар.
Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасы ел да уздырыла торган “агач утырту” акциясендә актив катнаша.
Һәр ел фасылы үзенчә матур. Иң матуры төрле төсләре белән көздер мөгаен. Менә без дә бакчабыз тирәсенә, тагын да матурлыкка күмелсен өчен, агачлар утырттык.
29 нчы октябрь Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең туган көне. Әлеге уңайдан Саба муниципаль районының «Үсеш» Шәмәрдән лицеенда бәйрәм үткәрелде.
Мәктәпләрдә көзге каникуллар 1-7 ноябрь көннәрендә узачак. 1 ноябрьдән районның 250 укучысы 20 мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак.
Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2021 елның 28 октябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
Олы Шынар “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче балалар Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге оештырган “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышланган “Милли татар ашлары” флешмобында актив катнаша. Һәр бала татар халкынын милли ризыгын пешерүне фотолар, видеолар итеп әзерли, рецептын яза.