ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан "Saba Balahoner"программасын тормышка ашыру дәвам итә. Шәмәрдән 3 нче номерлы "Салават күпере "балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр район учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә булалар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Укытучылар бәйрәме. Әлеге бәйрәм уңаеннан Шәмәрдән лицее “Үсеш” активистлары барлык укытучыларыбызны котлау открыткалары белән каршы алдылар, матур музыка уйнап торды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

1 нче октябрь көнне Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2021 ел
шимбә

2 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте.Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2021 ел
җомга

1 нче октябрь илебездә Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне барчабыз да өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз, аларга изге теләкләр теләп, бүләкләр тапшырабыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык урта мәктәбендә укучыларны «Юнармия» сафларына кабул итү тантанасы булып узды. 7А сыйныф укучылары «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе сафына керделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең “Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик отряды үз сафларына яңа юнармеецларны кабул итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

“Нургали оныклары” активистлары традицион көзге экологик “Агач утырт” акциясендә актив катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кадерле һәм хөрмәтле коллегалар, сезне һөнәри бәйрәмегез-Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Сезгә чын күңелдән бәхет, игелек, мәхәббәт, игътибар, кайгыртучанлык, аңлау, ярдәм телибез. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Казанда «Kazan Digital Week 2021»халыкара форумы уза. Форум программасында бүгенге көндә иң актуаль темалар яктыртылды. Саба муниципаль районы мәктәпләре педагоглары «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»темасына иң яхшы спикерларны тыңладылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International