29 нчы апрель көнне Кукмара шәһәрендә гади пневмо-ракеталар буенча республика ярышлары булып узды. Саба районы командасы уңышлы чыгыш ясап, призлы урынга лаек булды.
Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, «Иң яхшы мәктәп Думасы» район конкурсының III нче туры үтте. Моңа кадәр 2 туры үтеп, йомгаклау туры «Күңелле стартлар» уены белән тәмамланды. Анда Саба гимназиясе, Лесхоз, Явлаштау урта мәктәпләре, Икшермә кадет мәктәбе, Юлбат һәм Шекше төп мәктәпләре командалары катнашты.
Бөтенроссия татар балалары видеофестиваленда катнашып, Балалар Иҗат үзәгенең иҗат төркеме төшергән кыска метражлы нәфис фильм 3 урынга лаек булды һәм Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Нократ Аланында узган Регионара бию конкурсында Балалар Иҗат үзәгенең “МИКС” бию төркеме катнашып, җиңү яулады.
23 апрельдә «Идея» инновацион технопаркында «Татарстан Эрудиты-2021» XII республика конкурсы тәмамланды.
Бәйге ике турдан торды. Беренче Интернет-тур КФУның рәсми сайтында узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Татарстанның 17 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән (Әстерхан, Красноярск һәм Пермь крайларыннан, Ульяновск һәм Пенза өлкәләреннән) укучылар катнашты.
Балалар Иҗат үзәге коллективы Югары Симет авылы халкына Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектаклен тәкъдим итте.
Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында узган атна дәвамында экологик тәрбия юнәлешендә балалар белән төрле чаралар үткәрелде. Шуларның иң зурысы- макулатура җыю.Бу акциядә балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар.
19 нчы апрель көнне Саба районы Балалар иҗат үзәгендә уку елы дәвамында барган КВН мәктәп лигасы уенының финал этабы узды. Мәктәп КВН Лигасы узган көз башланып китте, әлеге уеннарда район мәктәпләренең егерме командасы чемпион исемен алу хокукы өчен көрәште.
Традиция буенча, апрель – экологик белем һәм тәрбия бирү айлыгы булып тора. Айлык кысаларында укытучылар, укучылар белән берлектә төрледән төрле кызыклы ачык дәресләр, экскурсияләр, интеллектуаль викториналар, конкурс һәм уеннар үткәрәләр. Шулай ук мәктәп күләмендә төрле акция һәм флешмоблар уза. Мәсәлән, биология укытучысы Вәлиәхмәтова Г.Г. 7 нче А сыйныфында “Хайваннар дөньясының үсеш исбатланышы” темасына ачык дәрес күрсәтте.
Сабаның 4 нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәптә укытуга психологик – эмоциональ әзерләү»темасына район семинары узды. Баланың мәктәпкәчә белем алуга психоэмоциональ әзерлеге — ул мәктәпкәчә яшьтәге балачак чорында шәхеснең психик үсешенең иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе.