Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбендә Иҗат үзәге белгечләре һәм педагоглары балалар өчен төрле төрдәге чаралар оештырды. «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешләре буенча, балалар күңел биреп ясаган эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Районда «Saba Вalahoner» һөнәрләр шәһәрчеге» муниципаль программасы үз эшен дәвам итә. 13 нче апрель көнне исә программага Килдебәк авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр дә килеп кушылдылар.
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Табигать белгечләре” экологик КВН узды. Чарада 5,6 класс укучыларыннан төзелгән “Урман дуслары”, “Җир балалары” командалары катнашты. “Хайваннар дөньясында”, “Кош оясы”, “Кошларны кем күбрәк белә?” кебек биремнәрне үтәү барышында укучылар табигать законнарын, аның байлыкларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Соңгы этапта алып баручы сораулар биреп, экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне саклау юнәлешендә нинди эшләр башкарырга мөмкинлекләрен плакатларда чагылдырдылар.
2021 нче елда Ю.А. Гагаринның космос киңлекләренә очуына 60 ел тулды. Шул уңайдан МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе”ндә әлеге вакыйганы искә алып төрле чаралар үтте.
Шушы көннәрдә районыбызнын РДШ активистлары, Лесхоз һәм Явлаштау урта мәктәбе укучылары Насибуллина Ильвина белән Әхмәтханова Гөлинә Мәскәү шәһәрендә узган «Ачык космос» Бөтенроссия фестивалендә булып кайттылар.
МГБУ “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә Керәнне авылыннан чыккан күренекле шәхесләр – Татарстанның халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев
Балалар иҗат үзәге базасында «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бергә атлыйбыз» дип исемләнгән республика семинары булып узды. Семинар эшендә Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең региональ координаторы Раззакова Руфинә Равил кызы һәм Татарстан республикасында Россия укучылар хәрәкәте Рәисе Сафин Динар Рузелевич катнаштылар.
Традиция буларак, ел саен март ахырында- апрель башында, кошлар җылы яклардан кайтканда, кешеләр алар өчен сыерчык һәм башка төрле оялар ясыйлар. Мондый традиция кошларга үз өйләрен табарга булышып кына калмый, кешене табигатькә дә якынайта.
Балалар Иҗат үзәге укучылары «Балачак планетасы» республикакүләм балалар анимациясе фестиваленда актив катнашты.
Ел саен 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә— Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.