Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивалеүз эшен дәвам итә. 5 март көнне укучылар “Фольклор-Театр” номинациясендә үзара көч сынаштылар.
Милли “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсыүз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз”, номинациясендә үзара көч сынаштылар.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә мәктәп КВН Лигасының ярымфинал уеннары узды. Уенда район мәктәпләренең 12 командасы үзара көч сынашты. Һәр команда залны юмор, энергия һәм тапкырлык белән яулап алырга омтылды. Командаларның һәр чыгышы билгеле бер ритмда һәм стильдә булуы аерылып торды, шуңа күрә барлык командалар да бер-берсенә охшамаган иде.
Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» милли балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы башланып китте.
Балалар иҗат үзәге базасында КВН 2021 мәктәп Лигасы ярымфинал уеннарының икенче көне узды. Уенда Тимершык урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты һәм Юлбат төп мәктәбе командалары үзара көч сынашты.
Балалар иҗат үзәгенең “Вокал студиясе” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар иҗади бәйгеләрдә теләп һәм актив катнашалар. Гыйнвар аенда булып узган «Сanzoniere» Халыкара вокаль-хор ассамблеясендә дә уңышлары бар укучыларның:
27 февраль көнне Килдебәк мәктәбе базасында укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче, икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә “Гражданлык – патриотик тәрбия”айлыгы кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында турникта тартылу һәм гәүдәне күтәрү буенча ярыш уздырылды.
25 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, КВН 2021 мәктәп Лигасының ярымфинал уеннарының беренче көне узды. Уенда Лесхоз урта мәктәбе, Завод Нырты урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәбе командалары узара көч сынашты.
Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде.Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гумерова Л.М.чыгыш ясады.