19нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы булып үтте. Республикабызның 5 муниципаль районыннан иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучылары көч сынашты. Алар арасында Саба, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга районнарының муниципаль этап җиңүчеләре.
Саба районы Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары педагоглары арасында республика һөнәри конкурсы “Ел тәрбиячесе-2021” зона этабы үткәрелде.
17 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
Туган тел һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан лицеебызда төрле чаралар уздырыла. “Убырлыда кунакта” дигән әдәби уен үткәрелде. (Укытучылар Галимҗанова Д.И., Минһаҗева Н.Ф.)
2021 елның 1 нче гыйнварыннан 15 нче февраленә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «Кышкы фантазияләр» төбәкара иҗат конкурсы узды. Әлеге бәйгедә өстәмә белем бирү педагоглары Хадиева Г.Р., Гыймадиева З.Х. һәм Касымова Э.К. җитәкчелегендәге Балалар иҗат үзәге укучылары да актив катнаштылар, бәйге нәтиҗәләре буенча 10 укучы җиде 1 урын, ике 2 урын, бер 3 урыннарга лаек булдылар. Җитәкчеләре – Зөлфия Гимадиева, Эльмира Касымова, Гөлнар Һадиева.
2021 елның 11-14нче февралендә физик тәрбия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы узды.
Иштуган урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Туган телләрне өйрәнү һәм саклауда мәктәп укучыларының кызыксынуларын формалаштыруда өстәмә белем бирүнең роле" темасы астында семинар булып узды.
Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Витаминнар - безнең дуслар” дигән чара узды. Анда тәрбияләнүчеләр витаминнар файдасы турында сөйләделәр, файдалы уеннар уйнадылар, “шапшакка” чисталык турында аңлаттылар.
Балалар иҗаты үзәге базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг” булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган 11 команда үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең генә түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.
«Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары Саба районы Шәмәрдән авылының «Салават күпере» балалар бакчасында, лицейда һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә кунакта булдылар. Шәмәрдән лицеенда очрашу “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән чара белән башланып китте. Әлеге чарада лицей укучылары кунакларга татар халкының бәйрәм-йолалары, гореф-гадәтләреннән күренешләр, уеннар күрсәттеләр.