2020 елның 14 декабрендә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә мәшһүр татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулуга багышланган класстан тыш чара үткәрелде.
11нче декабрь көнне Сәләтле балалар мәктәп-интернатында урнашкан психологик үзәк базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре арасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә өлкәсендә эшләүчеләр өчен һөнәри бәйгенең II этабы үтте.
Яңа ел алдыннан Балалар иҗат үзәгенең «Компьютер һәм мин» берләшмәсендә компьютерда яңа ел уенчыкларын һәм компьютер сыйныфының Яңа ел декорын ясау буенча «Иң яхшы яңа ел бизәге» дигән чара булды. Чара педагог Г.Р. Гәйнетдинова җитәкчелегендә узды.
Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак" балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә белем бирү мөхите» темасына район семинары узды. Семинарда Саба районының 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары катнашты.
Чараны Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы мөдире Халитова Флюзия Рафаил кызы ачып җибәрде.
«Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында “В.В. Воскобович уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешен үстерү”- дигән темага район зона семинары булып узды. Семинарда тэрбияче Нигматова Г.Х. «Шэмэхэ урманга сәяхәт дигән» темага шөгыль уткәрде. Балалар «Сөйкемле Нюша» дигән театральләштерелгән тамаша куйдылар, үзләренең әзерлекле һәм сәләтле икәннәрен күрсәттеләр.
4 декабрь көнне Балалар иҗат үзәге һәм Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатындагы укучыларга күңелле чара оештырды. Биредә шашка-шахмат ярышлары, квест-уен үтте. Чара ахырында җиңүче командаларга, укучыларга грамота, моторика, танып-белү сәлатен үстерүгә юнәлдерелгән бүләкләр тапшырылды.
3 декабрь көнне Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары базасында Билгесез солдат көненә багышланган чаралар үтте.
Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында укучылар арасында "КЭС-БАСКЕТ" ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
30 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Вокаль студия” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр өчен күңелле очрашу булып узды. Укучылар районыбызның талантлы композиторы, бик күп җырлар, шигырьләр, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Билал кызы Имамиева белән очрашуда катнашты.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр көне “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм булды. Бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Тәрбиячеләр Миннебаева Г.В. һәм Шайдуллина И.Р. балалар белән бергәләп шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар.