30 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Вокаль студия” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр өчен күңелле очрашу булып узды. Укучылар районыбызның талантлы композиторы, бик күп җырлар, шигырьләр, сәхнә өчен сценарийлар иҗат иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Билал кызы Имамиева белән очрашуда катнашты.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр көне “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм булды. Бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Тәрбиячеләр Миннебаева Г.В. һәм Шайдуллина И.Р. балалар белән бергәләп шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар.
2020 елның 26 ноябрендә 1 “Әкият” Шәмәрдән балалар бакчасы базасында методик берләшмәнең чираттагы утырышы онлайн-семинар форматында үтте. Семинар кысаларында әлеге балалар бакчасында укытучы-логопед һәм педагог-психологның үзара хезмәттәшлеге, эш тәҗрибәсе, хезмәт бүлмәләренең торышы белән таныштырылды, тиешле документларны эшләү тәртибе аңлатылды.
Агымдагы уку елында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурсның дистанцион этабында районыбызның 21 мәктәбеннән 120 укучы катнашты. Шулардан 13 укучы региональ этапка үтеп, Сатыш урта мәктәбеннән Харисов Салават 2 нче урынга лаек булды. Финалда уңышлы чыгыш ясап, Салават җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган квест узды. Әлеге чарада үзәкнең барлык берләшмәләренә йөрүче балалар катнашты.
Әлеге балалар фестивале үз эченә берничә бәйге чарасын алды. Балалар Иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар исә 3 чарада катнашып, “Сәнгать синтезы” номинациясендә җиңү яуладылар.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында да көз бәйрәмнәре үткәрелде. Урамда салкын, болытлы, ә уен залында җылы, дустанә атмосфера. Көзсылу – Сөмбелә үзе безнең бәйрәмгә килде, күчтәнәчкә алмалар алып килде. Балалар түземсезлек белән аның килүен көттеләр. Көзсылу белән балалар көзге урманга, кызыклы сәяхәткә бардылар.
Безнең Явлаштау “Ромашка” балалар бакчабызда даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләре буенча чаралар уздырыла. Чараның төп максаты: балаларга юл йөрү билгеләрен өйрәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне формалаштыру.
Мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә 18нче ноябрь көнне Саба гимназиясендә тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен чираттагы методик берләшмә утырышы үтте. Тема: “Профилактика советы - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау процессы белән идарә итү механизмы". Гимназия коллективы үзенең тәҗрибәсе, эш методикасы белән уртаклашты. Көн файдалы, эшлекле рәвештә үтте.
Бүген Балалар Иҗат үзәгенең «Вокал студиясе» берләшмәсе укучылары белән өстәмә белем бирү педагогы Аубакиров Ф.Г. «XXI гасыр музыкасы» дигән темага ачык дәрес үткәрде.