Шәмәрдәннең ”Әкият” балалар бакчасында эш стажлары 1-3 елга кадәр булган бакча мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен семинар булып узды.
Мәктәпләрдә көзге каникуллар 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. 2 нче ноябрьдән районның 871 укучысы 19 мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак.
Явлаштау урта мәктәбендә 7 сыйныф укучылары белән физкультура укытучысы Фазылов И.И. дәрес-әңгәмә формасында «ГТО-Сәламәтлеккә юл» темасына сыйныф сәгате үткәрде. Балалар «Спорт казанышлары» дигән блиц-сораштыруда актив катнаштылар.
“Саба дулкыннары” телевидениесендә “Мәктәп ТВ” тапшыруы эшләп килә. Әлеге тапшыру журналистлары безнең мәктәптә дә булып, укучыларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, мәктәпнең нинди тормыш белән яшәве турында сюжет әзерләделәр.
Көз-фантазияңне һәм иҗади сәләтеңне күрсәтү өчен бик кулай вакыт. Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге ел фасылына багышланган “Алтын көз” бәйрәме узды.
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-8 сыйныфлар арасында “Алтын көз” һәм 9-11 сыйныфлар арасында “Көзге КВН” бәйрәме үткәрелде.
Бүген 23 нче октябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.
Олы Кибәче балалар бакчасында 19 нчы октябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр «Китап киңәшчең синең» атналыгы уза. Балаларда китапларга сак караш,хөрмәт,китапханәче хезмәтенә карата ихтирам тәрбияләү максатыннан эш алып барыла.
Балаларның төрле яктан белемнәрен,күзаллауларын арттыру максаты белән без бу атнада балаларны Көньякта һәм Төньякта яшәүчеләр тормышы белән таныштырдык. Балалар Төньяк белән Көньякны аера белү генә түгел,анда яшәүче хайваннарны,кошларны да танып әйтә белергә өйрәнергә тиешләр. Безнең балалар бакчасына Антарктидадан “Пик” исемле пингвин баласы кунакка килде.
Балаларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм көндәлек тормышта дөрес итеп куллана белү күнекмәләре булдыру максатыннан Шәмәрдән авылы 2 нче номерлы “Төремкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбиячеләре – Апаева Гөлшат Илшат кызы, Гөмәрова Гөлнар Илшат кызы тарафыннан “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән чара үткәрелде.