Югары Симет урта мәктәбендә терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үтте.
Дәреснең төп темасын ачу буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклауга, милли мәдәниятне үстерүгә, тарихи мираска сак караш тәрбияләүгә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүне тәэмин иткән Советлар Союзы гражданнары бердәмлегенең мөһимлеген аңлауга юнәлтелгән.
Олы Кибәче урта мәктәбендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында юлда йөрү иминлеген тәэмин итү буенча чаралар узды.
2020 нче елның 3 сентябрь көнендә икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 75 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Икенче бөтендөнья сугышы дәресләре” темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы... Бу-безнең халык тарихындагы куркыныч сәхифә. Сугышны хәтерләүчеләр елдан-ел кими бара. Әмма халык хәтерендә сугыш мәңгегә җуелды. Сугыш турында китаплар язылды, фильмнар төшерелде.
Мәктәпләрдә яңа уку елы башланды. Быелгы уку елында Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе ишекләрен 229 бала ачып керде. Белем бәйрәменә багышлап, 1нче һәм чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз өчен тантаналы линейка үткәрелде.
Мәктәбебездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме, һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу уку елында 35 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп “Сәләтле балалар мәктәбе укучысы” исеменә лаек булды, беренче кыңгырау чыңын ишетте.
2020-2021нче уку елында 452 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1 сыйныфка укырга керә. Район мәгариф системасының статистик мәгълүматларына тукталсак: бүгенге көндә районда 11 урта, 6 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей, 1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишә һәм Корсабашта сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат бар. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында 3750 бала белем һәм тәрбия алды.
Ел саен 30 август көнне Татарстанда Республика көне билгеләп үтелә. Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бик күп чаралар әзерләделәр һәм үткәрделәр: Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар, матур татар костюмнарын һәм милли аш-суларын күрсәттеләр, халык уеннары уйнаттылар, бәйрәм сувенирлары әзерләделәр.
24,25 нче август көннәрендә Балалар иҗат үзәгендә “Ачык ишекләр көне” булып узды. Балаларга бу көннәрдә “ Кул эшләре остаханәсе”, “Вокал студиясе”, “Компьютер һәм мин”, “Сынлы сәнгать”, “Конферанс мәктәбе”, “Яшь модельер” берләшмәләрендә педагоглар – Фәрид Аубакиров, Зөлфия Гыймадиева, Гөлнара Гәйнетдинова, Эльмира Касыймова, Искәндәр Заһидуллин, Гөлнар Хадиева тарафыннан мавыктыргыч мастер-класслар тәкъдим ителде. Ял минутларын исә хореограф Альмира Дәүләтшина оештырып, бергәләп хәрәкәтләнеп, ял итеп алдылар.