5 март көнне Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының «Декоратив-гамәли сәнгать» һәм “Сынлы сәнгать» номинацияләре буенча муниципаль этабы узды.
Республика күләмендәге “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы үз эшен дәвам итә. 4 март көнне укучылар “Нәфис сүз” номинациясендә үзара көч сынаштылар.
3 мартта Балалар иҗат үзәгендә «Без бергә» Республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең “Халык җыры”, “Халык ансамбле”, “Инструменталь ансамбль” номинациялары буенча муниципаль этабы узды.
Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында Казан шәһәре юл хәрәкәте иминлегенең Саба муниципаль районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашында “Юл иминлеге” дип аталган чара үткәрелде.
28 февраль көнне Балалар иҗаты үзәге базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг” булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган 21 команда үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын гына түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.
Юлбат мәктәбенең тәрбия эшчәнлегендә төп максатларның берсе-укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлеш алып баручы чаралар оештырыла.
Укучыларга 25 февральгә кадәр армия хезмәтен үткән туганнарның көнкүреш һәм ял әйберләрен җыярга кирәк иде. Акциядә 3-6 сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф акция барышында үз «армия чемоданы»н җыйды.
Саба районы Сабабаш төп мәктәбендә ТАССРның 100елыгы, районыбызга 90ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре ,сборлар үтте.
Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында, Шекше төп мәктәбендә чаралар планы төзелде.
Саба районының мәдәният йортында район Советының хисап утырышы булып узды. Утырыш кысаларында район Балалар иҗат үзәге һәм Мәгариф учреждениеләре укучыларының эшләреннән торган күргәзмә оештырылды.
21 февраль көнне, мәктәп белемен модернизацияләүнең календарь планын тормышка ашыру кысаларында, Саба гимназиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Мәдәният калейдоскобы: Чит телләр буенча чит ил студентларының мастер-класслары» исемендә I Республикакүләм Туган тел фестивале үткәрелде.