19 февраль көнне, Лаеш районында «Иң яхшы әйдаман - 2020 " республика конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә республикабызның 42 муниципаль районыннан 51 отряд әйдаманы үз осталыкларын күрсәтте.
18 февраль көнне, Россиякүләм акция кысаларында, Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
Бөтенроссия «Классные встречи» проекты кысаларында Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда сугышчы-интернационалистлар белән «Афганистан: наша память и боль» дип исемләнгән класстан тыш чара уздырылды.
15-16 нчы февраль көннәрендә Балык Бистәсе районының “Дельфин” спорт сәламәтләндерү комплексында республикакүләм судомодельләштерү ярышлары булып үтте.
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде:
2020 нче елның 13 февраль көнне Кукмараның №3 “Кояшкай” балалар бакчасында республикакүләм “Тәрбияче – 2020” бәйгесенең зона этабы үтте.
Бүген Саба бистәсенең 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасында “Яшел ут - 2020” конкурсының район этабы узды. Конкурсның беренче этабын узып, икенче турга узган тәрбиячеләр балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча шөгыльләр күрсәттеләр.
11 февраль көнне Саба районы 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары булып үтте.
2020 елның 9 февраль көнендә Әлмәт шәһәрендә укучылар арасында ачык судомодель ярышлары булып узды.