ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

23 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина И.И.  Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, «ТАССРның 100 еллыгы»  дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрде.

Тэги: Мәгариф идарәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 гыйнвар көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы  булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларны оештыручыларның  ярдәмчеләре генә түгел, ә  күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде. Әлеге декада һәр сыйныфта Ш.З.Зиннуровка багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрү белән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

19 нчы гыйнвар көнне Әлмәт шәһәрендә ачык автомодельләштерү ярышларының 4 этабы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

17 нче гыйнвар көнне “Робототехника” юнәлешендә эшләүче педагоглар һәм укучылар Казан шәһәрендә үтүче «РобоСфера» интерактив робот күргәзмәсендә булып кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Урман - гаҗәеп бер серле дөнья! Андагы энергия, саф һава, тынычлык, кошлар сайравы, яфракларның лепердәшүе үзе генә ни тора?! Җәйге урман белән күпләребез таныш, чөнки ял иткән чорда җиләккә, гөмбәгә еш йөрибез. Ә менә кышкы урман турында мәгълүматларыбыз азрак.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба гимназиясе укучылары, районда нинди генә чара булмасын, гел активлык күрсәтә. Күңел ачу чарасымы ул, изгелек эшләүме – без гел алгы сызыкта. Күптән түгел гимназиябезнең 6 А сыйныфы укучылары үзләре белеп, үз теләкләре белән әфганчылар һәйкәлен кардан чистартты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларга 2020 елның 1 февраленә кадәр фәннәрне сайлап бетерергә һәм катнашу  өчен гариза бирергә кирәк. Катнашучылар йомгаклау аттестациясен 14 предметтан тапшыра алалар: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле белән математика мәҗбүри, калган предметларны укучы мөстәкыйль сайлый ала. Предметлар саны чикләнмәгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Укучылар арасында отряд әйдаманнарының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның лидер буларак үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында  «Иң шәп әйдаман” бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Коваль Динә.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

13 гыйнварда Килдебәк урта мәктәбендә Татарстан Республикасы   “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлегенең Саба районы буенча  җитәкчесе Ягафарова Гузәл Назифовна  белән эшлекле очрашу узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International