Казан шәһәрендә “Бозда һәм суда сак булам” рәсемнәр һәм видеороликлар республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар конкурста катнашучы барлык балаларга зур бәйрәм ясадылар.
Юлбат "Ромашка" балалар бакчасында "Кыш" дип исемләнгән тематик атна узды.
Саба районы Байлар Сабасы ш.т.б.нең 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә белем бирү процессын оештыру» темасына республика семинары узды.
13нче декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында, әти-әниләр комитеты өчен, Республика күләмендәге “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы үтте. Конкурс нигезләмәсе буенча Саба, Теләче, Балтач, Әтнә, Арча, Кукмара районнары әти-әниләре жюри игътибарына визит карточкасы, проект эше, күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Балалар бакчаларында “Яңа ел” бәйрәменә әзерлек башланды. Бу уңайдан без- Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы, ел саен конкурс игълан итәбез. Быелгы конкурс “Иң матур чыршы” дип атала.
Миңгәр “Сәйлән” балалар бакчасында “Йорт хайваннары һәм кошлары” темасына дәрес үткәрелде.
Максат:
1. Балаларның йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру, аларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.
2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телендә активлаштыру, йорт хайваннары һәм кошларына карата ярату хисләре тәрбияләү.
Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты.
"Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә 19 нчы Халыкара "Машиностроение. Металлообработка. Сварка. Казань" күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә ачылышында республикабыз президенты Р.Н.Минниханов та катнашты.
2-7 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә WorldSkillsJuniors региональ чемпионатының "ЧПУ станогында фрезер эшләре" компетенциясе буенча ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы Низамов Рамазан яклады.
6 нчы декабрь көнне Саба шәһәренең 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында ДБУ-ның Саба территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г. Н. катнашында «Юл хәрәкәте иминлеге» көне узды.