8 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы, мәктәп Думалары спикерлары һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.
Шәмәрдән лицее базасында «Юнармия» хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр тезелүеннән башланып китте.
Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында, район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен, “Балалар бакчасында предметлы үсеш бирүче тирәлектә эшчәнлек” темасына зона семинары булып үтте. Бакчабызның тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе балалар белән берлектә кызыклы шөгыльләр, әкият-тамаша курсәттеләр.
Бүген Саба гимназиясенең актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Ю.П.Прохоров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров, профком рәисләре, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы активистлары белән берлектә берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар арасында квест-уен булып узды. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле кызыклы чараларда сынадылар.
30 нчы октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә Республикакүләм "ТехноФест-2019" конкурсы булып узды.
«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау
Дүртенче ел рәттән Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсын үткәрә. Конкурсның район этапларында 21 ата-ана комитеты катнашты.
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә укучыларны татар композиторы Сара Садыйкованың иҗади мирасына җәлеп итү максатыннан Сара Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» юбилей конкурсы узды.
Көзге каникуллар быел 8 көн - 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак.