Шушы көннәрдә районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар. Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында балаларны кече яшьтән әйләнә-тирәне танып белүгә, кызыксынучанлыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Полидрон “Магнитлы блоклар 3D” белән уйнау дәверендә балалар магнитның сыйфаты белән танышалар
6 март көнне Балалар Иҗат үзәгендә Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы башланып китте.
5 мартта Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре Саха(Якутия) Республикасының аграр профильле мәктәп җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы кысаларында Саба районының иң яхшы мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә бару оештырылды.
Балалар берләшмәләрендә уку процессын планлаштыру һәм оештыруның заманча алымнары, принциплары һәм формалары белән танышу һәм өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә алмашу максатыннан, 2019 елның 5 мартында Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирү өлкәсендә укучылар өчен белем бирү мохите булдыру» темасына район семинары узды.
Физик культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру һәм физкультура-спорт эшен көчәйтү максатларында, 1 март көнне Лесхоз бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча спартакиадасы булып узды. Анда 200 дән артык кеше катнашты.
Саба 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамотага өйрәтү" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең район семинары булып узды.
27нче февраль көнне мәктәп Думасы активистлары арасында уздырылган «Иң яхшы мәктәп Думасы» район конкурсының III нче туры «Күңелле стартлар» уены формасында узды.
26нчы февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.
Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы министрлары, Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты. 3,8 мең квадрат метр мәйданны биләүче 13 аудиторияле һәм 370 урынлы актлар залы булган мәһабәт бинага Рөстәм Нургали улы югары бәя бирде.