2025елның 22 октябреннән «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясе старт алды. Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән хезмәткәрләргә бирелә. 2025 елда әлеге премиядә катнашуга 61 меңнән артык гариза бирелгән. Алар арасында - безнең балалар бакчасы мөдире Гөлнара Наил кызы Давыдова да бар. Ул «Заманча балалар бакчасы кысаларында милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү» проекты белән катнашып, җитәкченең эш тәҗрибәсен күрсәтте. Гөлнара Наил кызы премиянең 4 этабын уңышлы үтеп «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә җирле үзидарәне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән һөнәри өлеше өчен диплом белән бүләкләнде. Без аны чын күңелдән котлыйбыз! Бу уңыш киләчәк казанышлар һәм ачышлар өчен башлангыч нокта булсын!
Тимершык урта мәктәбенең агротехнологик класс укучылары җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә экскурсиядә булдылар һәм андагы эшчәнлек белән таныштылар. Бу безнең районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе, анда сөт җитештерү һәм терлекчелек белән бергә игенчелек белән дә шөгыльләнәләр. Хезмәт күрсәткечләре елдан-ел арта, эш нәтиҗәләре район, республика дәрәҗәсендә бәяләнә.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашу булды. Очрашу барышында җәмгыятьтә хатын-кызның күпкырлы ролен ачып бирүче әңгәмә үткәрелде. Очрашуда катнашучылар илебез тарихының иң мөһим битләренең берсенә — Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның роленә аерым игътибар бирделәр. Чара укучыларга Ватанның тарихи мирасын тирәнтенрәк аңларга, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен аңларга ярдәм итте.
“Хәрби патриотик айлык” кысаларында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә әти –әниләр өчен кышкы спартакиада үткәрелде. Үз сыйныфлары өчен ярышырга килгән әти – әниләр төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Балаларның да үз әти –әниләре өчен җан атып торулары ярышларда катнашучыларга җиңү дәрте өстәде.
Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, һәм 5нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, алдынгылар рәтендә булырга , туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Лесхоз урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.
28 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Биредә 21 мәктәптән спорт сөюче укучылар көч сынашты.
Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1-9, 1-11 сыйныфлар:
1 урын: Эзмә урта мәктәбе;
2 урын: «ОНИКС» Мәгариф үзәге;
3 урын: Саба гимназиясе.
Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк бирелде. Котлыйбыз!
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары әкиятләре» иҗади рәсем конкурсы узды. Чараның төп максаты: балалар укуын популярлаштыру, Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар халык әкиятләре белән таныштылар, аларның әһәмияте турында фикер алыштылар һәм яраткан сюжетларының оригиналь иллюстрацияләрен тудырдылар, алар төрле ысул белән: буяулар, карандашлар, тушь һәм башка материаллар белән эшләнгән.
Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучы педагоглар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәтү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Жюри составына һәм чараның мактаулы кунаклары сыйфатында Саба районы ЮХИДИ идарәсе өлкән инспекторы полиция капитаны Насыйбуллин Илнур Дамир улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, шулай ук мәгариф бүлеге вәкилләре чакырылган иде.
Казан ИТ-паркының конференц-залында ХІ республика "Сәмрух" ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Елдан-ел әлеге чара масштабларын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балаларга һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән акчалата бүләк һәм «Сәмрух» статуэткасын тапшыруны күздә тота. Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары»,«Ел аланы», «Ел клубы» һәм башка исемнәр ияләре билгеләнде. Районыбыз укучылары да бу чарадан читтә калмады. «Сәләт-Саба» клубы активистлары «Ел клубы» һәм «Без Сәләтне күрсәтәбез» номинацияләрендә җиңү яуладылар.
«Сәмрух» тантанасы – бүләкләр тапшыру гына түгел, ул иң актив һәм талантлы балалар һәм яшьләрне, аларның остазларын һәм партнерларын берләштерүче якты вакыйга. Бу тәҗрибә уртаклашу, илһам һәм киләчәкне формалаштыру мәйданчыгы, анда һәр җиңүче «Сәләт» дигән зур һәм бердәм команданың бер өлешенә әверелә.