21нче апрель – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды.
1 апрельдән Түбән Шытсу төп мәктәбе “Экояз” марафонына кушылды. Марафон кысаларында үткәрелүче “Бумбатл”, Батареяны тапшыр- табигатьне сакла!”, “Канатлы дусларыбызга булыш”, “Хәтер бакчасы” акцияләрендә укучылар актив катнаштылар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 16 апрель көнне, ачык һавада "Күңелле балачак" дигән чара узды.
11 нче апрель көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Тарт гармун күрекләрен” дип исемләнгән мастер класс күрсәттеләр.
Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары үзләре ясаган Җиңү шәмнәрен һәм гуманитар ярдәмнәрен район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче “Солдатка аш” махсус хәрби операциядә булучы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырырга бардылар.
«Җиргә бакча бүләк ит» тематик атнасы һәм #ЭКОЯЗ проекты кысаларында 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләрнең Сабабаш урманчылыгының кишәрлек урманчысы А.С. Гайнетдинов белән очрашуы булды.
«Алдынгылар» волонтерлары 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен онытылмаслык театр бәйрәме оештырды.
Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала.
Бүген Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында тавыш көне билгеләп үтелде.
Лесхоз урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "Форест" үсемлекләр питомнигында һәм “Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә» булдылар.