16 гыйнвар көнне Эзмә урта мәктәбенең Алдынгылары кышкы күңелле стартлар үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга, спортка кызыксыну һәм мәхәббәт формалаштыруга, физик сыйфатларны үстерүгә, уңай кәеф тудыруга юнәлдерелде.
Мәктәбебездә ел саен үтүче «Җимлек» акциясе үтте. 1 сыйныф укучылары әти-әниләр һәм укытучылар белән бергә кошлар өчен җимлекләр ясадылар.
13 гыйнвар көнне Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан үткәрелгән сыйныф сәгатендә 5 нче сыйныф укучылары газета-журналлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
3 нче гыйнвар көнне Саба аграр көллиятендә һәм Саба урта мәктәбендә район башлыгы чыршысы үткәрелде
13 гыйнвар көнне Олы Кибәче урта мәктәбенең «Мәгариф һәм белем» юнәлеше лидеры Сәгыйтова Сәмирә Константин Дмитриевич Ушинскийга багышланган чара үткәрде.
13 гыйнвар көнне Олы Кибәче урта мәктәбенең «Мәгариф һәм белем» юнәлеше лидеры Сәгыйтова Сәмирә Константин Дмитриевич Ушинскийга багышланган чара үткәрде.
"Ватанны саклау" дип аталган һөнәр бар.Безнең мәктәбебездә" Ватанны саклау" һөнәре акциясе кысаларында А. Невский исемендәге хәрби университет курсантлары Галихузин Эльмир һәм Насыйбуллин Нурсил белән профориентацион очрашу булып узды.
11 гыйнвар көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә патриотик тәрбия буенча чаралар планы нигезендә 4нче сыйныф укучылары өчен “Безнең тарих” исемле музей дәресе үткәрелде.
Хасбиева Миләүшә Фәрит кызы һәм Касыймова Гөлнара Насыйр кызының 50 яшьлек юбилейларына багышланган “Яшьнәп үткән яшьлек” дигән чара үткәрелде
Дәуләт автоинспекциясе, ДБУ хезмәткәрләре "Кышкы каникуллар" акциясе кысаларында Саба гимназиясенен ЮИД отряды һәм "Беренчеләр хәрәкәте белән берлектә"Юлда Куренеп тор" акциясе уздырдылар.