4 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында "Укытучыга -ноутбук" проекты кысаларында, районыбызның 47 укытучысына ноутбуклар тапшырылды.
2023 елның 4 апрель конне Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында Татарстан Республикасы халыклары традицияләрен кулланып, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларда танып белү, сөйләм үсеше буенча педагогларның осталыгын күтәрү, мәгълүмати киңлек булдыру, педагогик тәҗрибә алмашу һәм һөнәри компетентлыкны арттыру максатыннан, “ТР халыклары традицияләрен кулланып, балалар бакчасында нәниләр өчен шартлар тудыру” дигән темага семинар узды.
2023 елның 4 апрелендә Мамадыш шәһәрендә «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы узды, анда Саба муниципаль районы укучылары һәм иҗат коллективлары катнашты.
31 март көнне "Умырзая" Иләбәр балалар бакчасында “Балаларга туган телне, милли мәдәниятебезне өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте" темасына семинар үткәрелде.
1 нче апрель көнне Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте.
31нче март көнне Саба урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре командалары арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды.
29 һәм 30 март көннәрендә Шәмәрдән “Үсеш” лицее һәм Саба урта мәктәбе базаларында сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар узды.
29 мартта МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават купере” балалар бакчасы базасында Саба муниципаль районы мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшәү тирәлеге белән уңайлы һәм куркынычсыз хезмәттәшлеге" дигән темага район семинары узды.
Бүген, 28 март көнне, ППЭ 4501 базасында (МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе) «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үткәрелде.
2023 елның 24 мартында «Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасында "Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар математик кузаллауларын формалаштыру" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары узды.