Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы М.С. Нәгыймова Кильдебәк урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән «Терроризмга һәм экстремизмга - ЮК!» дигән темага әңгәмә үткәрде.
20нче сентябрь көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында көзге кросс ярышы үтте.
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иштуган гомумбелем бирү мәктәбе” ндә көмеш волонтер, “Солдатка аш” волонтерлар хәрәкәтенең башында башлап җибәрүче Фахрутдинова Зөлфия Габдельсамат кызы белән очрашу булды. Бу чара балаларны патриотик рухта тәрбияләү чарасы буларак оештырылды. СВО барган, илебез өчен катлаулы вакытта ватаныбыз турында уйлап, читтә калмаган кешеләр бүгенге көн геройлары булып калалар.
« Байкиев К.С. исемендәге Икшурма кадет мәктәп-интернаты» командасы « Алга, Юнармия!» Республика хәрби-спорт ярышларында 2 урынны яулады!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Тәҗрибә уртаклашу, аралашу, ачык дәресләрдә катнашу укытучыларның белемен камилләштерә, эш алымнарын баетырга ярдәм итә.
17 нче сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә районыбызның яшь мөгаллимнәре өчен “Заманча мәктәптә яшь укытучы эшчәнлеге: теориядан практикага” темасына семинар булып узды.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте Дөньякүләм беренче ярдәм күрсәтү көненә багышланган «Беләм-ярдәм итәм» акциясенә кушылды.
Тимершык урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Хәмит Хаҗип улы Нәзиров белән очрашу узды. Әлеге очрашу укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.
Югары Симет укучылары һәм укытучылары дәрестән соң мәктәп яны тәҗрибә бакчасында кишер һәм чөгендер уңышын җыеп алу өмәсендә катнаштылар.
12 сентябрьдә, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Республикабызны Саба районы Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаган укучы, Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова лаеклы тәкъдим итте.
Табигатьне саклаучы балалар экологик театрларының «Сәнгать аша - яшел планетага!» беренче муниципаль фестивале 11 сентябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында уңышлы үтте.