Шәмәрдән "Үсеш" лицееның 8в сыйныф укучылары һәм әти-әниләр комитеты 2021-2022 уку елында "Тату сыйныф серләре" республика конкурсында актив катнаштылар һәм призер булдылар.
2022 елның 31 октябреннән 4 ноябренә кадәр Саба районының 6-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган көзге укулар кысаларында бүген, 3 ноябрьдә, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә «ТатарХак» циффрлы чишелешләр эшләү буенча конкурс узды.
2022 елның 1 ноябрендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгында сәламәтлекләре чикле балаларның автомоделизмын популярлаштыру һәм иҗади сәләтләрен ачу максатыннан инвалид һәм сәламәтлекләре чикле булган балалар арасында гади автомодельләр буенча зона ярышлары узды.
Мәктәпләрдә көзге каникуллар 29 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булачак.
27 нче октябрь көнне Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-БАСКЕТ ярышы булып узды.
2022 елның 23 октябрендә Әлмәт шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында гади судомодельләр буенча ярышлар узды.
Бүген Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай» район балалар думасы активистлары район советының чираттагы утырышы узды.
14 октябрьдә, Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан Республикасы судомодельләштерү спорты перспективалары һәм үсеше»темасы буенча алдынгы педагогик тәҗрибә алмашу буенча республикакүләм түгәрәк өстәл узды.
2022 нче елның 12 нче октябрендә Шәмәрдәннең ”Әкият” балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен “Яшь педагог- белем бирү системасының киләчәге” дигән темага семинар үткәрелде.
2022 нче елның 12 нче октябрендә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Авиация иле» дип аталган авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы узды.