«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасын тормышка ашыру кысаларында сентябрь башында районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, «Укучының сәламәт туклануы» акцияләре уздырылды.
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады.
Агымдагы елның 6 сентябрь көнендә Олы Кибәче урта мәктәбе базасында “ Гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары” темасына тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен секция утырышы үтте.
Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2022 елның 26 августында Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды.
24 август көнне яңа төзелгән Саба урта мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.
8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру буенча җәйге укулар үткәрелде. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнашты. Көн саен балаларга укулардан соң күңел ачу чарасы оештырылды. Укуларның соңгы көнендә һәр балага оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды, ә аеруча кызыксынып эшләгән укучылар 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә "Большая перемена" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы узды . Гимназия укучысы Закирова Диләрә үзенең проекты белән конкурсның ярымфиналына үтте. Кейсларны хәл итү барышында катнашучылар киләчәктә үз төбәкләре территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган реаль идеяләр тәкъдим иттеләр.
17 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 50 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Тәбрис улы Галиев бүләкләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә укучы 1 сыйныф укучыларын бүләкләү исә һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Район буенча быел 515 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 447се 1 класска бара.
17 август көнне “Шәмәрдән лицее”нда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип исемләнгән хәйрия акциясе үтте. Әлеге акция кысаларында, ел саен аз керемле гаиләдә укучы балаларга бик зур ярдәм күрсәтелеп торыла. Менә быел да 30 балага 24 оешма җитәкчеләре, иганәчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Беренче класска баручы 95 укучыны Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы котлады.