ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Шәмәрдән "Рост" лицееның 7 в сыйныфы укучылары "Тату сыйныф серләре" дип аталган ата-аналар комитетлары республика конкурсы финалында призлы урын алган өчен Анапаның балалар сәламәтләндерү лагерына ял итәргә киттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Август аенда бакчада  ел саен физкультурачылар көнен билгелэп утэбез.

Буген физкультурачылар коне унаеннан бакчада «Без-спортчылар»дигэн спорт бэйрэме уткэрелде.Бу мероприятиенен топ максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйге-ярышларга балаларны күбрәк тарту иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
август, 2022 ел
сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.07.2002 елдан №9929/22 санлы хаты нигезендә, яшь армиячеләрне Республика хәрби-патриотик палата лагере сменасына җибәрү турында Биектау муниципаль районының Коркачык аэроклубы базасында 2022 елның 3-9 августында Саба муниципаль районының «Рост" Шәмәрдән лицее укучылары, "Патриот "отрядының яшьармиячеләре (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.)" Яшь парашютчы "республика хәрби-патриотик чатыр лагерендә булдылар. Балалар өчен кул сугышы, пычак ыргыту, автомат сүтү, уку коралыннан ату, Кызыл Хачтан мастер-класслар, парашют-десант әзерлек буенча дәресләр үткәрелде,пейнтбол уеннары оештырылды. Хәрби палаткаларда югары дәрәҗәдә яшәү, стационар ашханәдә биш тапкыр ашату, балаларга медицина ярдәме күрсәтү оештырылган иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
август, 2022 ел
дүшәмбе

8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча җәйге укытулар үткәрелә. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнаша. Кон саен балаларга укулардан сон күңел ачу чарасы планлаштырылган. Мәсәлән, буген “Сабантуй” күңел ачу комплексында укучылар баулы паркта булдылар, ә иртәгә “Саба” йөзү бассейнына барачаклар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
август, 2022 ел
җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге  чор- балаларның бөтен тирә — якны кызыксынып өйрәнергә теләгән чоры. Без,тәрбиячеләр һәм ата-аналар , балаларның бу үсеш чорында иң зур ярдәмчеләре.

Быелгы җәйге чорда без, «Иске Икшермә Кояшкай» балалар бакчасы»,  «Балалар бакчасында — Яшелчә бакчасы» дип аталган проект ачып җибәрдек. Шушы проект ярдәмендә балалар белән туган ягыбызда үсүче төрле культура яшелчәләре  белән танышабыз.

Бакчада яшелчәләр утырту, үскәнннәрен  күзәтү, балаларның максатчанлыкларын арттыра. Шушы бакчада без  балалар  белән культуралы яшелчәләрне чүп үләннәреннән аерырга өйрәнәбез,аларга су сибеп,төпләрен йомшартабыз, үскәннәрен күзәтәбез.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасының балалары, Саба районының  матур табигатьле, урман эчендә  урнашкан  Лесхоз бистәсенә сәяхәткә  чыктылар. Иң элек, балалар искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең  сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр балаларыбызны таң калдырды.  Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена  юл тоттык. Биредә балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы».   Соңыннан балалар “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар.  Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
август, 2022 ел
сишәмбе

1 август көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында «индустриаль 4.0."дәресләр кысаларында саннар».

"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүче балалар өчен тематик дәрес үткәрелде. Дәрестә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Марат Микаил улы катнашты. Ул санның безнең тормышка ныклы керүе, цифрлы ресурслардан дөрес файдалану кирәклеге турында сөйләде, IT-өлкә белән кызыксынырга, информатиканы һәм программалаштыруны өйрәнергә чакырды. Дәрестән соң укучылар үзләре дәрестә башкарылган проектларны үтәделәр һәм уңышлы якладылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бакчабызда халыкара ком коненэ багышланган чара утте.  Ком – балалар белэн эшлэу очен искеткеч  материал. 

Чара вакытында балалар ком белэн эш иту кагыйдэлэрен искэ тошерделэр,  комнын узенчэлеге  хэм  кайда кулланганы  турында энгэмэ кордылар.  «Кулич пешеру» уеннын уйнадылар. Хэр бала узенен фантазиясен хэм осталыгын курсэтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр  «SABA BALAHONER» проектында катнашалар. Проект кысаларында балалар районыбыз оешмаларына  экскурсияләргә йөреп, төрле һөнәрләр белән танышалар.  Балалар өчен бу проект бик файдалы һәм кызыклы .

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге»  профилактикалау бүлеге җитәкчесе Г.Н. Ягафарова катнашында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган тематик атна кысаларында  Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында  «Җәйне күңелле каршы ал – юл йөрү кагыйдәләрен онытма! »  дип исемләнгән йомгаклау чарасы узды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International