20-26 июль көннәрендә безнең активистлар Биләрдә уза торган XI «Сәләт» Халыкара яшьләр форумында катнашып кайттылар. Смена кысаларында IT-өлкәнең алдынгы белгечләре белән белем бирү программасы уздырылды. Сменада катнашучылар өчен нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылды. Белем бирү программасы кысаларында программалаштыру, 2D-платформа булдыру, өстәмә чынбарлык белән кушымталар эшкәртүнең заманча технологияләре, киберспорт, башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.
Якшәмбе көнне «Артек» Халыкара балалар Үзәгендә 5-7 сыйныф укучылары өчен «зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалы башланды. Катнашучылар арасында 76 регионнан 9 егет һәм кыз бар, алар арасында безнең гимназия укучысы, 5 сыйныф укучысы Алия Шәймәрданова да бар. Алияне конкурс сынаулары, мотивацион дискуссияләр, танып-белү һәм иҗади мастер-класслар көтә, аларны фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һәм волонтерлык вәкилләре үткәрәчәк, шулай ук «зур үзгәрешләр»иҗади проектларына кастинглар узачак. Алиягә уңышлар телибез!
"Без-табигать дуслары!" тематик атна кысаларында Шәмәрдән 3 нче номерлы " Салават күпере» балалар бакчасында "Балалар - табигать дуслары", «Табигать белгечләре», «Бу җәй» дигән мавыктыргыч, танып-белү чаралары узды. Чараларның максаты булып тәрбияләнүчеләрне экологик яктан белемнәрен арттыру, аларда җаваплы экологик тәртип формалаштыру торды. Балалар белән шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту, ничек эшләргә һәм ничек эшләргә ярамау турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар : "Кем кая яши?", "Кырмыска", "Ярый-ярамый", "Пантомима", табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр , «Нәрсә артык?» , "Тылсымлы капчык", “Җитмәгән картинаны таб", " Тере табигать" дигән төрле биремнәр үтәделәр.
Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләнүчеләрнең күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
19 июль көнне Олыяз"Чәчкә" балалар бакчасында иң көтеп алынган һәм иң юеш бәйрәм - Нептун көне үткәрелде. Балалар әкияти герой, диңгез һәм океаннар патшасы Нептун һәм аның кызы Русалка белән танышуга бик шатландылар Бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, күңелле эстафеталарда катнаштылар. Балалар кыюлык, җитезлек һәм нәтиҗәгә ирешүдә үҗәтлекләрен күрсәттеләр. Барлык уеннар да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланылды.
Әлеге чарада су беллән бик күп төрле уеннар һәм эстафеталар үткәрелде, диңгездә яшәүчеләр турында табышмаклар әйтелде. Бәйрәм ахырында сабын куыкларыннан «салют» булды.
Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында диңгез һәм океаннарда яшәүчеләргә багышланган тематик атна тәмамланды. Атна кысаларында тәрбияләнүчеләр су асты патшалыгы һәм анда яшәүчеләр турында күп яңалык белделәр, су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, Нептун көнендә катнаштылар.
Безнең Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы “Балаһөнәр” проектында катнаша. 12 нче июль көнне балалар шушы проект нигезендә Саба гимназиясендә (“Научный институт”) һәм Сабаның МЧС та( “Спаситель») булып кайттылыр. Гимназиядә ОБЖ укытучысы Хайриев И.З. балаларга ничек итеп противогаз, газдан саклану киеме киюне, автомат җыюны күрсәтте. Солдатка кирәкле көрәк, су фляшкасы, котелок, каска һ.б. белән бик кызыклы, мавыктыргыч итеп таныштырды.
Сабаның МЧС хезмәткәрләре балаларны бик ачык йөз белән каршыладылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча кызыклы мультфильм, информацион слайдлар күрсәттеләр. Аңлату эше уен формасында оештырылган иде. Диспечерга песине коткарырга кирәклеге, Белмәмешнең ут белән уйнап янгын чыгарганлыгы һәм аны сүндерергә кирәклеге турында хәбәр килде. Балалар бик теләп бу эштә катнаштылар, песине коткардылар, утны үзләре шлангадан су сибеп сүндерделәр. Янгын сүндерүченең каскасын киделәр, киемнәрен күрделәр һәм хәтта янгын сүндерү машинасына да утырып карадылар.
Бу көн балалар өчен бик файдалы булып үтте.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезне тугызынчы сыйныфны тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Бүген сез олы тормышка аяк басасыз. Без ышанабыз, сез бу тормышта яхшы уңышларга ирешәчәксез. Һәрвакыт дөрес карарлар кабул итегез. Нинди генә кыенлык килеп чыкса да сезне сындырмасын һәм беркайчан да алга барудан туктатмасын. Янәшәгездә һәрчак авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы кешеләр һәм дуслар булсын иде.
11-16 нчы июль көннәрендә Алексеевск районының Биләр җирендә hөнәри үсешне нәтиҗәле итүче социаль күнекмәләрне үстерүгә багышланган өченче форум үз эшен башлады. "Сәләт-Саба" аланы сәләтлеләре әлеге форумда 6 көн буена бүтән аланнар белән ярышларда көч сынашачак. Балаларга уңышлар телибез.
8 июль көнне Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Хәрберебез гаиләсе белән горурлана, аны саклый һәм яклый. Үзебездә тәрбияләнүче балаларыбызда без гаиләгә мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Шундый максат белән Шәмәрдән 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Наилә Мөнавир кызы уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналары белән “Бергә күңелле!” дигән исем астында күңел ачу чарасы үткәрде. Башта балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, әти –әниләре аларгы ничек яратып эндәшкәне, туганнарын ничек яратулары турында әйтеп киттеләр. Соңыннан “Су сибәбез”, “Зур кер юу”, “Уңыш җыю”, “Кем тизрәк”, “Себерке” шаян уеннары уйнап күңел күтәрделәр. Бергәләп күңел ачу балаларны һәм ата-аналарны якынайтты, гаиләләрне ныгытты.
Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру. Балачагы, мәктәп шаярулары, шау — шулы үзгәрешләр артта калды, ә алда сайлау-10 сыйныф яки һөнәри белем.
7 июль көнне районыбыз мәктәпләрендә төп гомуми белем бирү аттестатларын тапшыру тантаналары узды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестат алу белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Хәерле юллар, чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең теләкләрегез, планнар һәм хыялларыгыз чынга ашсын!