Су - җирдә уникаль яшәү чыганагы. Кешеләр һәрвакыт елга, сулыклар, диңгез ярларына, бигрәк тә җәйге чорда омтылганнар. Безнең 4 нче номерлы “Кынгырау” балалар бакчасында балаларны суга сак караш тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. 27 июльдә Балыкчы көнен билгеләп үттелде. Тәрбиячеләр балаларны төче сулыкларда яшәүчеләр һәм су асты дөньясы белән таныштырдылар. Атна дәвамында 27 июньнән 1 июльгә кадәр су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, алар барышында балалар суның тәмсез, иссез һәм төссез булуын белделәр. «Сабинка» яр буе чишмәләренә экскурсияләр безнең тәрбияләнүчеләрдә онытылмас тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр тудырды. «Су – яшәү чыганагы» дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, су турында мәкальләр искә төшерделәр, пазллар җыйдылар, балыкларның һәм сулыкларның башка яшәүчеләренең исемнәрен әйттеләр. Чара сабын куыклары тамашасы белән тәмамланды.
2022 елның 29 июненнән «Кояшкай» сәламәтләндерү лагере 2 нче смена балалары өчен үз ишекләрен ачты. Сменада 7-11 сыйныфларда укучы 85 бала ял итәчәк.
Сменаның максаты: талантлы балаларны заманча милли мәдәният, заманча биюләр, музыка, театр, сәнгать, спорт һәм журналистика юнәлешләре белән таныштыру, үз юнәлешеңне эзләү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм балаларны сайлап алынган юнәлешләрдә күрсәтергә өйрәтү.
Смена профиле кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелә:
- ачык һавада театр;
- вокал;
- дизайн;
- заманча хореография;
- журналистика нигезләре;
- фотосурәтләр эшкәрту;
- шигырьләр/җырлар язу.
Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш, балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлтелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.
Саба 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында чәчәкләр көне үткәрелде. Балалар бакчасында бу көн чәчәкләргә багышланган иде. Тәрбияләнүчеләр педагоглар белән бергә чәчәкләр турында шигырьләр һәм әкиятләр тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, иллюстрацияләр, открыткалар, чәчәкләр турында китаплар карадылар, кәгазьдән чәчәкләр кистеләр һәм аларны буяулар, карандашлар белән буядылар. Шулай ук клумбаларга су сиптеләр, чүп үләннәрен җыештырдылар һәм могҗизалы чәчәкләр белән сокландылар. Педагоглар балаларга чәчәкләрнең күптөрлелеге турында сөйләделәр, тәрбияләнүчеләр таныш чәчәк исемнәрен кабатладылар, чәчәк үсемлекләренең дару да булуын белделәр. Табигать могҗизасын сакларга һәм бар кеше дә матурлыкка соклана алсын өчен, чәчәкләрне өзмәскә кирәк дигән карарга килделәр.
Психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, педагог - психолог Ногманова Алинә Икрам кызы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грантта катнашып, «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» номинациясендә җиңүче булды . Әле грантка барлыгы меңнән артык гариза бирелгән, бары 51 проект кына үтеп, 7 млн сумлык ярдәм алган.
Агымдагы елның 26 май- 26 июнь көннәрендә мәктәпләрдә һәм мәктәп яны лагерьларында "Наркотикларсыз тормыш” акциясе үтте. Акциянең максаты булып, укучыларда психоактив матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү, аңа карата тискәре караш тәрбияләү, наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне үзең көйләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү; гаилә һәм әйләнә-тирә мохит тәрбиясе тирәлегендә яшүсмернең шәхесара мөнәсәбәтләрен җайга салуда ярдәм итү тора .
Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 23 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.
144 егет-кызның 27сенә укуны гел “бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде, медальләр тапшырылды. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район Башлыгының бүләге буларак Илнар Галәвиев җитәкчелегендә Айнур Каюмов, Алсу Имайкина, Айдар Мөхәрләмов, Роберт Ямгуровларның матур җырларыннан концерт тәкъдим ителде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнарыгыз аяз, киләчәгегез якты һәм һәрберегезгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез сайлаган һөнәрнең остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!
Сәләтле балалар мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Безнең тормышыбызда иминлек» дигән чара узды. Саба районы электр челтәре хезмәткәрләре укучыларга безнең йортларга электр каян килә, ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр, мисаллар белән без үзебезне электр белән ничек тотарга тиешлекне күрсәттеләр. Очрашу барышында балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында һәркемгә белешмәлекләр, наклейкалар, шарлар бүләк ителде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.
Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалр бакчасында да гөрләтеп, милли бәйрәмебез - сабантуй үткәрелде. Әлеге чарага балалар тәрбиячеләр белән берлектә әзерләнделәр. Матур чараны тиешенчә йолага туры китереп үткәрелде. Бәйрәм чарасы иң элек колга тотып бирнә җыю белән башланып китте һәм шаян такмаклар әйтү, татар милли уеннарны уйнау, җырлар, биюләр белән үрелеп барды әлеге чара. Балалар аркан тартышуда, чүлмәк вату уенында, кашыкка йомырка куеп йөгүрәдә бик актив катнашып,үзләрен җитезлектә сынадылар.
Халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сендерелә.
МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу, аркан тарту, таяк тарту уеннарында балалар теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.
Бүген безнең балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме узды. Сабантуй -татар халкының яраткан бәйрәме, табигатьнең язгы үзгәреш бәйрәме. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләр "бөтен дөнья" белән әзерләнгән иде, һәм аларны җыю уен-колкеле җырлар белән үрелеп барылды. Бәйрәм кунакларсыз була алмый. Ә безнең бәйрәмнең кунагы - Петрушка иде. Шулай итеп, "Сабантуй" - ул рухиятнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы, халыкның бердәмлеген тою мөмкинлеге. Ул берләштерә һәм дуслаштыра. Милли бәйрәм елдан-ел байрак һәм кызыклырак үтә.