Сабантуй - ул татар халкының милли Халыкара бәйрәме. Бүген ул бөтен дөнья буенча бәйрәм ителә. Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында да бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Балалар янына кунакка татар халык әкиятләре персонажлары Камыр Батыр, Хөтбетдин һәм Котбетдин килгән иделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, үз көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар һәм, әлбәттә, бүләкләр алдылар. Сабантуй бәйрәме елдан ел үсә, камилләшә, безне һәм балаларыбызны сөендерә, ә без үз чиратыбызда аның гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калырга тырышырбыз.
Бүген Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында Халыкара дуслар көне бик күңелле узды. Дуслар - ул һәр кеше өчен якын кешеләр, шуңа күрә Халыкара дуслар көне нәкъ менә тормыш шартларына һәм төрле каршылыкларга карамастан, без үзебезнең дусларыбызга аларның безнең өчен ничек мөһим булуын искә төшерү максатыннан уйлап табылган.
Бу көнне барлык төркемнәрдә дә безнең бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән төрле эшчәнлекләр оештырылды. Балалар С.Михалковның «Дуслар җыры», в. Сутеевның «Алма» әсәрләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар фикер алышырга, сорауларга җавап бирергә, бер-берсе турында кечкенә генә хикәя төзергә өйрәнделәр. Саф һавада балалар, коллективны берләштерү максатыннан, «Матур итеп әйт», «Дустыңны таны», «Тилгән һәм тавык», «Кичү» уеннарын уйнадылар, «Без-дуслар» дигән физкультминутка өйрәнделәр. Белмәмеш өлкәннәр төркеме балалары белән күңелле конкурслар, уеннар, биюләр үткәрде. Икенче кеченәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр аппликация элементлары белән традицион булмаган рәсем ясау техникасында «Дуслык агачы» дип исемләнгән коллектив эш башкардылар.Әлеге үткәрелгән чаралар балаларда игелек, дуслык, игелекле гамәлләр һәм тугры дуслар турында күзаллауларны формалаштыруга ярдәм итте.
Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын игълан итүгә үк, балаларыбыз мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Бәйрәмебез күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире Сайфуллина А.В. сүз алып, балаларны котлады, бүләкләр тапшырып узды, балаларга менә дигән бер бәйрәм, моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул дип искәртеп узды. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.
3 нче июньнән Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьның 1 нче сменасы «Техник иҗат» юнәлешендә эшләячәк. 6 нчы июнь көнне, Саба районы башлыгы катнашында әлеге сменаның ачылышы булып үтте.
3 июньнән 5 июнгә кадәр Казан шәһәренең “Патриот” үзәгендә «Аҗаган-2022» республика күләмендә үтүче хәрби-спорт уены узды. Уен финалында зона этапларында 1 һәм 2 урыннарны алган командалар катнашты. Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында 2 урынны яулады.
Быел Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендәге 28 бала бакча белән хушлашты. Шул уңайдан бакчада яңа традиция барлыкка килде: 27 май көнне мәктәпкә әзерлек төркеме группасы балалары истәлеккә агач утырттылар. 28 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында әти-әниләр һәм балалар өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Бакча мөдире Гөлнара Наил кызы балаларга мәктәптә яхшы билгеләренә генә укуларын теләп диплом һәм бүләк тапшырды. Хәерле юллар, уңышлы мәктәп еллары сезгә кадерле балалар!
29 майдан 31 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде. Ел саен бу чара урман зонасында үткәрелә. Җыеннарны оештыруда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат, мәгариф идарәсе, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы катнашты. Саба аграр көллияте укытучылары һәм Саба районы урта мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары җитәкчелегендә 107 яшүсмер ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, тактик һәм физик әзерлек уздылар. Хәрби җыеннар барышында төрле дистанцияләргә йөгерү, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, тартылу, граната ыргыту буенча шәхси һәм команда зачетында ярышлар үткәрелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча кубокны Саба аграр көллияте командасы отты.
1 июньнән районның 19 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 1700 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.
Шулай ук 19 мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эше планлаштырыла. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак.
Районның "Кояшкай” стационар лагереның беренче “Техник иҗат” сменасы да балалар өчен үз ишекләрен ача. Өч сменада анда 235 укучы ял итә алыр дип планлаштырыла.
Лагерь эшчәнлеге графигы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган.
19 майда пионерлар оешмасының туган көне. Быел пионерлар хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты күп еллар дәвамында берничә буын мәктәп укучылары тормышында тирән эз калдырган. Кызыл галстуклар, значоклар, тантаналы ант, пионер җыеннары, тимурчылар хәрәкәте, Дуслык учагы – боларның барысын да бүген пионерлар хәрәкәте ветераннары сагынып искә ала.
Бүген «Сабантуй» күңел ачу комплексы базасында пионерлар оешмасының 100 еллык юбилее уңаеннан пионерлар, вожатыйлар, варислар һәм Остазлар җыелды. Мәйданда пионерия тарихын чагылдырган күргәзмә һәм фотозона оештырылды.
Әлбәттә, бу көнне бөтен көчен, энергиясен Пионериягә багышлаган ветераннар игътибар үзәгендә булды. Алар бүгенге көндә дә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан пионерлар хәрәкәте ветераннарына район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәйданда ветераннарны аларның дәвамчылары – Пионериянең данлы традицияләрен дәвам итүчеләр, хәзерге балалар оешмалары әгъзалары алыштырды. Шулай ук, агымдагы уку елы йомгаклары буенча район һәм республика чараларында югары нәтиҗәләргә ирешкән актив укучылар, иң актив балалар оешмалары, педагог-оештыручылар һәм «Кояшкай» балалар район думасы активистлары билгеләп үтелде.
Олы Арташ төп мәктәбендә “Игътибар- балалар!” акциясе бара. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә профилактик чаралар үтә. 26 нчы май көнне Яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары мәктәп яны лагеры башланыр алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Куркынычсыз техника" темасына әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИның дәүләт инспекторы Насыйбуддин Ильнур Дамирович һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Ягъфарова Г.Н.лар катнашында укучылар белән юл йөрү иминлеге буенча профилактик чара үтте. "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында үткәрелүче "Серле энә" дефиле-конкурсында катнашып укучыларыбыз 1 нче урынга лаек булдылар. Әлеге акция кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте, куйган максатларга ирешелде. бурычлар үтәлде.