ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын яклап Саба Гимназиясе  командасы катнашты. Уеннар  спорт һәм конкурс программасыннан торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба Гимназиясенең  «Комета " командасы 2 урынга лаек булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә иң матур, кызыклы чараларның берсе – язгы ярминкә булып узды. Ярминкәдә кул эшләре, гөлләр, камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре, төрле татлы ризыкларны кулай гына бәядән сатып алу мөмкинлеге тудырылды. 1-11нче сыйныф укучылары үзләрен сатучы ролендә сынап карадылар. Ярминкәдән кергән акча мәктәп территориясен төрле декоратив үсентеләр, чәчәкләр утыртып, матурлап бизәүгә тотылачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Анда укытучы-логопед Мифтахова Алия Азатовна, педагог-психолог, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәмовна, ЮХИДИ хезмәткәрләрә Ягафарова Гүзәл Назимовна, Мазитов Фаил Зөфәрович ата-аналарга эчтәлекле, үтемле, бик тә мөһим әңгәмәләр, мастер класслар үткәрделәр, кызыксынган сорауларга тулы җавап, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
май, 2022 ел
җомга

Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Асия Барый кызы Зарипова белән очрашу оештырылды. Асия Барый кызы озак еллар бакчабызда тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы Зилә Рөстәм кызы Нәҗипова  “Болан малае Олан” дигән әкият язып,  китап итеп бастырып чыгарды. Асия Барый кызы балаларны Төркиядәге татар җанлы оныклары, әкиятнең  килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балаларга очрашу бик ошады. Педагоглар коллективы кунагыбызга зур рәхмәтен җиткерде. Чит илдә яшәүче милләттәшебез, авылдашыбыз Зиләнең татар телен камил белүче балалар тәрбияләвенә соклануларын белдерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә «Makerspace» республикүләм инженерлар ярышы булып узды. Әлеге ярышларда актив катнашып, Саба гимназиясе укукчылары 1 нче урынга лаек булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Кукмара шәһәрендә республикакүләм гади ракетомодельләштерү ярышлары булып үтте. Саба районы командасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, укучылар 4 - 1нче урынга, 4 - 2 нче урынга,  4 - 3 нче урынга лаек булдылар. Ә командалар арасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты командасы 1 нче призлы урынга лаек булды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Карарын үтәү йөзеннән, 2022нче елның 29нчы апрелендә Саба гимназиясе базасында  полиция майоры Сафиуллин Д.Ф.  һәм районның гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында укыту күнегүләре үткәрелде. Планлаштырылган чара оешкан төстә, билгеләнгән вакытта һәм барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәү белән башкарылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Буа шәһәрендә республикакүләм гади авиамодельләштерү ярышлары булып үтте. Саба районы командасында Икшермә кадет мәктәп-интернаты, Тимершык урта мәктәбе Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, түбәндәге урыннарга лаек булдылар:

1 нче урын - Сибагатов Самир, Тимершык урта мәктәбе;

1 нче урын - Галиев Нияз, Тимершык урта мәктәбе;

2,2,3 нче урыннар - Хайруллина Алина, Тимершык урта мәктәбе;

2,3 нче урыннар - Галиев Нияз, Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

3 нче урыннар - Ахметзакиров Альмир, Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

Командалар арасында 3 нче урын - Тимершык командасы;

Командалар арасында 3 нче урын - Икшермә кадет мәктәп-интернаты;

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә экологик культура, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча экологик айлык үткәрү күркәм традициягә әверелеп бара. Айлык кысаларында  “Батарейка» , "Сыерчык оясы” , ”Чиста ишегалды”,  “Яшел даруханә" акцияләре узды. Эколяталар  белән табигать саклау тематикасы буенча   интеллектуаль уеннар, дәресләр  үткәрелде

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Җәйге чорда ял итү өчен актив яшьләрне җәлеп итү максатыннан, 25 нче апрель көнне Саба муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә «Сәләт – Саба» әйдаманнары белән очрашулар узды. Алар Икшермә кадет мәктәбендә, Балалар иҗат үзәгендә, Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда булдылар. Әйдаманнар укучыларны сменаның эшчәнлеге белән таныштырдылар, сорауларына җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Икшермә кадет мәктәбе базасында 2022 нче елның 29 нчы июненнән 16 нчы июленә кадәр «Сәләт – Саба» җәйге сменасы узачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International