ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Программалаштыру буенча «ScratchUp» республика бәйгесенә үз эшләрен тәкъдим итеп, Балалар Иҗат үзәгенең  “Компьютер һәм мин” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар – Каримов Ислам белән Шайхуллин Ислам 3нче урынга лаек булдылар, Эзмә урта мәктәбе укучысы Габделхаков Булат исә “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңүче булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

    Ел саен Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җимлек" акциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел да башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән  җимлекләр ясалып, агачларга урнаштырылды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга  азык салып торалар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Унбиш көнгә сузылган кышкы каникуллар артта калды. Бүгеннән уку елының иң озын уку чиреге башланып китте. Э истә һаман да күңелле яллар. Алар файдалы, истә калырлык итеп үтте. Завод-Нырты гомумбелем бирү мәктәбе укучылары яшәгэн һәр авылда чана шуулар оештырылды, мэктэп укучылары Думасының тәгъдиме буенча өлкән сыйныф укучылары “Нарат” боз сараенда тимераякта шудылар, авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә саф һавада күнелле уеннар оештырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 24-29 декабрь көннәрендә «Волга” яшьләр үзәге базасында балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнарының профильле сменасы узды. Анда районыбыздан Шәмәрдән лицее укучылары Камалеева Виктория һәм  Аглямзянова Камилә  катнашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бөтенроссия «24 bit» программалаштыру конкурсының республика этабындв катнашып, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Гаянова Мәрьям 1 нче призлы урынга лаек булды һәм конкурсның соңгы этабында катнашу хокукы алды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Һавалардан яуган ап-ак карлар җир йөзен нурга күмә. Карлар белән  җиһанга бәйрәм килә. Бүген безнең гимназиябездә дә бәйрәм тантанасы. Өлкән сыйныф укучылары старт алып  "Яңа ел бәйрәме" уздырырга әзерләнделәр. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

26 нчы декабрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Яңа ел якынлаша – күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, тылсымлы бәйрәм, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Ул  килү белән өйләребез гадәти булмаган әкияти атмосфера белән тулылана. Килдебәк мәктәбендә  дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Укытучылар балалар белән бергә сыйныфларны гирляндалар, кар бөртекләре, яңа ел уенчыклары белән , ә мәктәп территориясен төрле сыннар белән бизәделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бу уку елында кыш көне укучылар 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чыршылары үткәрелү 26 һәм 27нче декабрь көннәрендә планлаштырыла. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иштуган урта мәктәбендә математика, информатика һәм физика атналыгы булып узды. Укучыларның игътибарына мавыктыргыч уеннар, викториналар, бәйгеләр, кызыклы шаярулар, көтелмәгән физико-математик ситуацияләрдә зирәк чишелешләр тәкъдим ителде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International