Балалар бакчасында төп максатларның берсе булып балаларга экологик тәрбия бирү тора. Безнең Мингәр “Сәйлән” балалар бакчасында, табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү максатында, бакчабызда экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру өчен, табигать почмагы булдырылды. Анда балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, төрле бүлмә гөлләре, туган ягыбыз үсемлекләренә папка ясалды. Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда һәрвакыт яшеллек, матурлык, гүзәллек хөкем сөрә. Бу матурлыкны балалар үз куллары белән булдыралар. Гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр. Тәрәз төпләре өчен суган, тәмләткечләр утырталар.Сөйләм теле, экология шөгыльләрендә табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз.
Иләбәр балалар баксасында, зурлар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча мероприятие үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре тирәнтен аңлатылды, җәмгыять транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ныгытылды; балаларның игътибарлылыгы,мөстәкыйль эзләнүләре, иҗади сәләтләре үстерелде
Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында бу атнада эшчәнлекләр “Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан” темасына багышланды. Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар кошлар турында сөйләштеләр. “Кошлар кайтты”, “Килегез,кил,кошкайлар” уеннарын кызыксынып уйнадылар.Соңыннан кроссворд чиштеләр.
Шекше мәдәният йортында "Акчарлак" балалар бакчасының " Әнием-күз нурым!" дип аталган балалар бәйрәме булып узды.Кадерле әниләребезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән бакчага йөрүче балаларыбыз котлады. Матур биюләр, җырлар, шигырьләр сөйләделәр. "Бердәмлектә көч" әкиятен уйнадылар.Дуслык, бердәмлек булса биек тауларны, тирән диңгезләрне кичеп булуын, зур эшләр башкарып булуын уйнап күрсәттеләр. Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Гаиләләребезгә иминлек, бетмәс саулык, көч-куәт теләп калабыз!
4 март көнне Байлар Сабасы ш.т. б. район мәдәният йортында Саба 5 "Бәләкәч "балалар бакчасы коллективы, Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрде. Чарада 6 төркемдә тәрбияләнүче балалар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар катнашты. Концерт тамашачыларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды, коллектив һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең куелган максатларга ирешүдә бердәмлеген күрсәтте һәм чын бәйрәм алды мохитен булдырды.
8 март Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында “Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” бәйрәме уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменәрендә үткәрелде. Күркәм чарада балалар, әти-әниләр теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар, төрле ярышлар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әти-әниләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән сөендерделәр. Күркәм чарадан барысы да канәгать калды. Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар.
Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән «Яшел ут-2022» республика бәйгесенең район турында җиңүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре бүләкләнде. Әлеге конкурсның «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Хамзина Равилә Рәшит кызы җиңү яулады. Җиңүчеләрнең эше конкурсның республика этабына җибәреләчәк. Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале дәвам итә. Бүген конкурста «Хореография» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясадылар. Барлык укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ләкин һәр ярышның үз җиңүчеләре һәм призерлары булырга тиеш:
“Хореография” номинациясе, кечкенәләр төркеме (1-4 нче сыйныфлар):
1 урын – “Сәйлән”, Саба гимназиясе, җит. Гаррапова Г.Х.,
2 урын – “Тамчы”, Олы Кибәче урта мәктәбе, җит. Шафикова Г.Р.,
2 урын – “Модерн”, Юлбат төп мәктәбе, җит. Давлетшина А.Ф.,
3 урын – “Микс”, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Ахмадуллина Л.Г.,
“Хореография” номинациясе, уртанчылар төркеме (5-8 нче сыйныфлар):
1 урын – “Микс”, Балалар иҗат үзәге, Саба гимназиясе, җит. Давлетшина А.Ф.,Гаррапова Г.Х.,
2 урын – “Бисеринка”, Килдебәк урта мәктәбе, җит. Нигматзянова Д.И.,
3 урын – “Вита-Денс”, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Ахмадуллина Л.Г.,
“Хореография” номинациясе, зурлар төркеме (9-11 нче сыйныфлар):
2 урын – Павлова Залия, “Үсеш” Шәмәрдән лицее, җит. Свищева Л.А.,
1 март көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен район методик берләшмә утырышы узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә, чараларда булдылар.
27нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:
Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз)
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.