ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп укучыларының язгы каникулын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Буа шәһәрендә узган авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышларда Шәмәрдән лицее һәм Тимершык урта мәктәбе укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Ярышлар ике категориядә ике мәйданчыкта узды. Беренче мәйданчыктагы ярышларда Тимершык урта мәктәбе укучысы Кәримов Сәләхетдин 3нче урынга лаек булды. Җитәкчесе – И.К.Шәйморзин.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 нчы елның 29 нчы март көнне Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

26 нчы март көнне, Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

26
март, 2021 ел
җомга

25нче март көнне  туган тел язмышы өчен күп көч куйган якташыбызның бай мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан  Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25нче март көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
март, 2021 ел
чәршәмбе

25 март көнне Гимназия БДИ  базасында  әти-әниләр  өчен “Әти-әниләр бердәм БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә районның барлык мәктәпләреннән дә диярлек булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары катнаша.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

Балалар иҗат үзәге базасында Арча, Әтнә, Питрәч, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Саба районнарының балалар хәрәкәте буенча җаваплы кураторларның зона киңәшмәсе  булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авылында «Нәүрүз» бәйрәме узды. Ул җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм көнчыгыш календаре буенча яңа ел җитүен символлаштыра. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее укытучылары һәм укучылары бу бәйрәмгә бик яхшы әзерләнделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19
март, 2021 ел
җомга

Район мәктәпләрендә 22 мартта язгы каникул башлана. Ул 29нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International