Шәмәрдән лицее базасында физик тәрбия укытучылары өчен семинар үтте. Семинар программасы буенча Шәмәрдән лицее физик тәрбия укытучылары Сафин Р.Р., Дружкова М. Г. һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге тренеры Вайисов У. Р. чыгыш ясады.
15 гыйнварда илебез «Рәсәйдә кышлаучы кошлар көне " Бөтенроссия экологик чарасын билгеләп үтә. Кыш - кошлар өчен бик авыр ел фасылы. Безнең илебездә яшәүче кешеләр канатлы дусларга - кышлаучы кошларга булышалар. Бу көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Нургали оныклары" исемендәге мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылыр "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнаштылар.
Кышкы каникуллар – укучыларның иң яратып, көтеп алган вакытлары, чөнки каникулда бик күп Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар һәм маҗаралар көтелә. Һәм бары тик кыш аенда гына без рәхәтләнеп чана, чаңгыда шуа алабыз.
Кышкы каникулларны күңелле итеп уздыру максатыннан, “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының” 5 нче сыйныф укучылары , үзәк чыршы янында ясалган таудан шуып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Программалаштыру буенча «ScratchUp» республика бәйгесенә үз эшләрен тәкъдим итеп, Балалар Иҗат үзәгенең “Компьютер һәм мин” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар – Каримов Ислам белән Шайхуллин Ислам 3нче урынга лаек булдылар, Эзмә урта мәктәбе укучысы Габделхаков Булат исә “Иҗади якын килү” номинациясендә җиңүче булды.
Ел саен Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Җимлек" акциясе игълан ителә. Мәктәп биләмәсенә, үзләренең яши торган йорт янына укучылар кошларга җимлекләр куя. Быел да башлангыч, урта сыйныф укучылары көче белән җимлекләр ясалып, агачларга урнаштырылды. Укучыларыбыз әлеге җимлекләрне һәрдаим карап, канатлы дусларыбызга азык салып торалар.
Унбиш көнгә сузылган кышкы каникуллар артта калды. Бүгеннән уку елының иң озын уку чиреге башланып китте. Э истә һаман да күңелле яллар. Алар файдалы, истә калырлык итеп үтте. Завод-Нырты гомумбелем бирү мәктәбе укучылары яшәгэн һәр авылда чана шуулар оештырылды, мэктэп укучылары Думасының тәгъдиме буенча өлкән сыйныф укучылары “Нарат” боз сараенда тимераякта шудылар, авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә саф һавада күнелле уеннар оештырылды.
2020 елның 24-29 декабрь көннәрендә «Волга” яшьләр үзәге базасында балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәсе органнарының профильле сменасы узды. Анда районыбыздан Шәмәрдән лицее укучылары Камалеева Виктория һәм Аглямзянова Камилә катнашты.
Бөтенроссия «24 bit» программалаштыру конкурсының республика этабындв катнашып, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Гаянова Мәрьям 1 нче призлы урынга лаек булды һәм конкурсның соңгы этабында катнашу хокукы алды.
Һавалардан яуган ап-ак карлар җир йөзен нурга күмә. Карлар белән җиһанга бәйрәм килә. Бүген безнең гимназиябездә дә бәйрәм тантанасы. Өлкән сыйныф укучылары старт алып "Яңа ел бәйрәме" уздырырга әзерләнделәр.
26 нчы декабрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты.