Яңа ел якынлаша – күңелле уеннар, сюрпризлар, маҗаралар бәйрәме, тылсымлы бәйрәм, аны балалар һәм өлкәннәр түземсезлек белән көтә. Ул килү белән өйләребез гадәти булмаган әкияти атмосфера белән тулылана. Килдебәк мәктәбендә дә Яңа ел бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Укытучылар балалар белән бергә сыйныфларны гирляндалар, кар бөртекләре, яңа ел уенчыклары белән , ә мәктәп территориясен төрле сыннар белән бизәделәр.
Бу уку елында кыш көне укучылар 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чыршылары үткәрелү 26 һәм 27нче декабрь көннәрендә планлаштырыла.
Иштуган урта мәктәбендә математика, информатика һәм физика атналыгы булып узды. Укучыларның игътибарына мавыктыргыч уеннар, викториналар, бәйгеләр, кызыклы шаярулар, көтелмәгән физико-математик ситуацияләрдә зирәк чишелешләр тәкъдим ителде.
Безнең мәктәптә кошларга җимлекләр ясау буенча «Җимлек» дип исемләнгән экологик акция узды. Акциянең максаты-укучыларда әйләнә-тирәлеккә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән бәйрәм белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф – хәтәр атлап кермәсен, бәла – каза йөрмәсен. Яңа еллар белән Сезне!
Саба һәм Корсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатлары базасында “Ел укытучысы-2020” район конкурсы кысаларында “Иң яхшы укытучы-дефектолог” номинациясенең II этабы үтте.
18 декабрь көнне, Саба гимназиясе базасында ЭкоКыш бабай район укучылары арасында үткәрелгән "Чүп-чарны аерым җыю" видеороликлар конкурсы призерларына һәм катнашучыларына бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Мәгариф идарәсенең еллык планы үтәлеше нигезендә, 17 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район методик берләшмә утырышы үтте. Утырыш “Сыйныф җитәкчесенең осталыгын арттыру аша тәрбия формаларын һәм методларын камилләштерү” темасы астында узды.
Саба гимназиясе базасында районның өстәмә белем бирү педагоглары көч сынашты. Алар тарафыннан өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләре буенча мастер – класслар тәкъдим ителде.
15 нче декабрь көнне Саба гимназиясе базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясенең 2 этабы узды.