2нче октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды.
Шекше төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары, бәйрәм уңаеннан ветеран укытучыларыбызны котларга бардылар.
25-27 нче сентябрь көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының финал этабы булып үтте. Әлеге этапта АгроКосмос номинациясендә Сатыш мәктәбе укучысы Харисов Салават 2 нче призлы урынга лаек булды
Саба гимназиясе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч-2020» яшь юл хәрәкәте инспекторларының республика конкурсының район этабы узды.
Балалар иҗат үзәгендә янгыннан саклану буенча өйрәнүләр булып узды. Барлык хезмәткәрләр һәм укучылар тиз арада гына бинадан чыгып җиттеләр.
28 сентябрь көнне “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Террорчылык җәмгыять өчен куркыныч” дигән темага 5-6 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате уздырылды.
21нче сентябрьдән 25 нче сентябрьгә кадәр Мичән төп мәктәбендә “Балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча куркынычсызлык атналыгы” үтте. Юлларда балалар куркынычсызлыгы, балаларны автобус белән йөртүне оештыру буенча инструктаж үткәрелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча ачык дәресләр үткәрелде.
Олы Арташ төп мәктәбендә Яшь армия отряды эшли. Отряд членнары өлкән кешеләргә һәрдаим ярдәм итәләр.
23 сентябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде.
21 сентябрь-Бөтендөнья тынычлык көне. Шундый истәлекле көнне Шәмәрдәндә мөһим вакыйга булды. Шәмәрдән лицееның «Җиңү волонтерлары» һәм «Юнармия» отрядлары активистлары, шулай ук Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре “Тынычлык күгәрчене” акциясен уздырдылар.