ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Тимершык һәм Сәләтле балалар мәктәпләре базасында  укучылар арасында КЭС-Баскет ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар.Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

15-16 нчы  ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә  юнармия отрядлары арасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
ноябрь, 2019 ел
җомга

14-15нче ноябрь көннәрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталык республика конкурсы муниципаль этабының  «Сыйныф җитәкчесе» номинациясе үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Бәйге сынаулары төрле номинацияларда дәвам итә. Декоратив - гамәли юнәлеш буенча өстәмә белем педагоглары мастер класслар тәкъдим итте. Бәйгедә Балалар Иҗат үзәге, Иштуган һәм Явлаштау урта мәктәпләре педагоглары Гимадиева З.Х., Хадиева Г.Р., Фаваризова Г.Г., Иванова С.В. катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ике Басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче катнашында “Көзге әкият” дип исемләнгән бәйрәм узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Перспективалы идеяләрне һәм практикаларны ачыклау һәм популярлаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар иҗтимагый хәрәкәтенең ролен арттыру максатыннан, Килдебәк һәм  Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында, «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясе  узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем кечкенә ватаным” темасына чара үткәрелде. Максат: балаларның үз ватаннары турындагы белемнәрен киңәйтү, туган җирләренең тарихын белүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында рәсем дәресе, тәрбияче Гөлинә Флорид кызының татар халкының орнаментлары, гореф-гадәтләре турындагы  сөйләве белән башланып китте. Кызыклы хикәя слайдлар һәм картиналар белән үрелеп барды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
ноябрь, 2019 ел
җомга

      8 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы, мәктәп Думалары спикерлары һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән лицее базасында «Юнармия» хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр тезелүеннән башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International