21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында 3 нче "Салават күпере" балалар бакчасының "Бәхетле балачак" дип исемләнгән отчет концерты булып узды. Концертка бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылган иде. Уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Балаларга уңышлар, иҗади илһам һәм алга таба да зур үрләр яулауларын телисе килә.
Байлар Сабасында Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында «Мөмкинлекләр фестивале 2026» узды. Саба интернат-мәктәбе укучылары үзләрен төрле компетенцияләрдә күрсәттеләр: сәнгатьле сүз, вокал, төймә белән креатив рәсем ясау, пирография, сабын кайнату һәм традицион рәсем сәнгате. Һәр катнашучы ихтыярын, максатчанлыгын һәм иҗатка мәхәббәтен күрсәтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча барысы да сертификатлар һәм призлар алды.
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее якынлашканда мәктәбебездә төрле чаралар уза.
«Тату сыйныф серләре» дип аталучы, Мәгариф һәм фин министрлыгы тарафыннан әти-әниләр комитетлары арасында инде менә 10нчы ел рәттән үткәрелә торган республика конкурсының финал этабын үткәрү бәхете быел Саба районы өлешенә тәтеде. Чөнки узган уку елында Мөслимдә үткән бәйге җиңүчеләре нәкъ менә безнекеләр - Саба урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты иде. Быелгы бәйге катнашучыларын алар махсус ясалган юбилей торты һәм туган көн котлавы белән сөендерделәр.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары өчен 13-18 апрель көннәрендә башлангыч сыйныфларында төсләргә, иҗатка һәм ачышларга багышланган төрле төстәге атна уза.
Юлбат төп мәктәптәбендә традицион язгы Психология атналыгы узды. Без эмоциональ иминлеккә аерым игътибар бирәбез, үзебезне һәм тирә-юньдәгеләрне аңларга өйрәнәбез, шулай ук күңел тынычлыгын саклап калу өчен файдалы күнекмәләр үзләштерәбез!
18 апрельдә «Саба аграр көллияте» ндә республика күләмендә үткәрелүче «Ата - аналар иминлек өчен» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара беренче мәртәбә уздырылды һәм балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук иминлек мәсьәләләрендә гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелде. Ел дәвамында башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен һәм белем бирү мәйданчыклары проектлары эшләделәр.
Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында «Балалар һәм ата-аналарның иҗади потенциалын үстерү һәм аларга ярдәм итү» темасына район семинар-практикумы узды.
Шекше төп мәктәбенә “Акчарлак” балалар бакчасының нәни артистлары кунакка килде. Алар Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп, уйнап күрсәттеләр. Укучыларыбыз кечкенә кунакларның матур итеп сөйләүләрен, сәхнәдә үзләрен тотышларын сокланып карадылар. Бу очрашу мәктәп укучыларына да, балаларга да бик ошады.
Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә Педагогик сыйныф атналыгы үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә кызыклы дәресләр, мастер-класслар һәм класс сәгатьләре планлаштырылды.