МБГБУ «Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе» башлангыч сыйныфлар укытучысы Хазиева Рәмзия Хәмит кызының 55 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара үтте.
8 нче май көнне мәктәбебездә Җиңү бәйрәме үткәрелде.Чара гимн җырлап,флаг күтәрүдән башланып китте.
12 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык дүшәмбе линейкасы Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимн җырлау белән башланып китте.
12 май көнне Россиядә шәфкать туташының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Югары Шытсу “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шәфкать туташының эше белән якыннанрак таныштылар.
Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасында янгын сүндеру оешмасы начальнигы Саляхиев Ф.Ф. белән очрашу үткәрелде.
Без, тәрбиячеләр, балалар бакчасында тәрбияләнүче, үсеп килүче яшь буынга, Җиңү көненең асылын аңлатуны, патриотик тәрбия бирүне иң мөһим бурычыбыз дип саныйбыз. Шул уңайдан, Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әңгәмә үткәрелде. Әти – әниләр белән берлектә күргәзмә оештырылды.
2025 елның 26 апрелендә “"ОНИКС" Сәләтле балалар өчен белем бирү үзәге”ндә Татарстан Республикасы Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов призына математика фәненнән олимпиада булып узды.
Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылыбыз чишмәләренә экскурсиягә бардылар.
Без Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
1 май – Яз һәм хезмәт көне. Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасына йөрүче балалар «Агач утырт» акциясендә катнаштылар.