2025 елның 18 августында Гимназия базасында информатика укытучыларының секция утырышы булды. Чараның төп максаты предметны укыту процессына заманча мәгълүмат технологияләрен һәм яңа белем бирү стандартларын актив кертүдән гыйбарәт иде.
18нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында “Хезмәт – киләчәккә күпер: актуаль күнекмәләр һәм укытуның заманча алымнары” дип исемләнгән технология укытучыларының секция утырышы булып узды.
15нче август көнне Саба урта мәктәбе базасында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының "Заманча мәгариф шартларында татар телен саклау һәм үстерү: укытучының роле һәм яңа алымнар" дип исемләнгән практик юнәлешле туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының август киңәшмәсе үткәрелде.
Мәктәбебез укучылары җәйге чорда төрле оешмаларда хезмәт куялар.
Бу җәйдә мәктәбебезнең 46 укучысы 11 оешмада эшлиләр
13 нче август көнне Явлаштау урта мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без «Юк!» дип әйтәбез» дигән темага мәгълүмати сәгать уздырды.
Югары Симет урта мәктәбендә яна уку елына әзерлек максатыннан буяу эшләре башкарыла.
Мәктәп укучылары һәм укытучылары барлык җимеш бирә торган куак – агачлардан сый-хөрмәтне, яшелчәләрне вакытында җыеп баралар. Быел уңыш искиткеч, барысы да тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе!
Ел дәвамында Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе яны тәҗрибә җир участогында укучылар белән бергә төрле җиләк - җимешләр, яшелчәләр, культуралы үсемлекләр үстерәбез
Форум Россиянең 30 дәүләт һәм шәхси белем бирү оешмаларыннан 200дән артык актив һәм инициативалы педагогларны җыйды! Чараның максаты - заманча мәктәптә профессиональ илһамландыручы үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу өчен киңлек булдыру.
Саба гимназиясе укучылары «Шоколад» һәм «Кыңгырау» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле һәм истә калырлык чаралар үткәрделәр.