6 декабрьдә Саба районында Остазлар һәм укучы-активистлар өчен Беренчеләр хәрәкәте сафларына басу тантанасы узды.
Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм Эзмә мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Курсабаш мәктәп интернат укучыларын, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яңа ел белән котладылар.
2023 нче елның 2 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә сәламәтлеге чикле балалар арасында гади автомодельләр буенча зона ярышлары булып узды.
2023 елның 1 декабрендә Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Халык музыкаль уеннары аша балаларны татар, рус халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру» темасына республикакүләм семинар узды.
2023 елның 30 ноябрендә Саба муниципаль районының 10-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт архитектура - төзелеш университетында булдылар.
Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан, Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2023 елның 30 ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
29 ноябрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Хәят» оешмасы уздырган «Мәхәббәт белән тәрбияләү. Бишек җырлары» дип аталган грант проектының финалы үтте.
Районның мәгариф оешмалары укучылары Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылдылар.
Зәй шәһәрендә халыкара F1N и F1N150 класслы планерларның залда җибәрү модельләр классында шәхси-команда беренчелегендә авиамодель спорты буенча ачык ярышлар булып узды.
2023 нче елның 26 нчы ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында автомодельләштерү ярышларының 1 этабы (ябык трасса) булып үтте.