Бүген, 27 октябрь көнне “Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы нигезендә, Эзмә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары районыбызның төрле оешмаларында экскурсияләрдә булдылар
23 октябрьдә Шәмәрдән 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә коррекция-үсеш эшен оештыру" темасына педагог-психологлар һәм укытучы-логопедлар өчен республикакүләм семинар узды.
25 октябрь көнне Саба гимназиясе базасында 7-8 сыйныф укучылары өчен “Брейн – Ринг” интеллектуаль уены булып узды.
Саба урта мәктәбендә хәрәкәтне үстерү буенча инициативалар һәм тәкъдимнәр әзерләү, агымдагы эшчәнлекнең иң мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан, «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМның беренчел бүлекчәсе Советы рәисенә сайлаулар узды
20 октябрь көнне 2нче Саба «Эллуки» балалар бакчасында яңа билгеләнгән мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен «Яшь җитәкчеләр белән эшне оештыру. Вазифага кертү» темасына район укыту семинар-практикумы узды.
Бүген Сәләтле балалар мәктәбенә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Кытай Халык Республикасы делегациясе: Кытай Халык Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы - Сян Бо әфәнде, мәгариф эшләре буенча консул, икенче секретарь - Лю Сюецзяо ханым, консул - Се Сыци ханым кунакка килделәр.
18 нче октябрь көнне Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен "Баскетбол буенча укыту-тренировка процессын төзү үзенчәлеге" дигән темага семинар үткәрелде.
«Мозаика сәнгате» берләшмәсе укучылары Казанда «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә булдылар
12-15 нче октябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Сәләт — Саба» клубы әзъзалары Төбәкара клубларның XVIII гамәли уку-укыту семинарында булып, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә катнашып, матур чыгышлар ясадылар.
13-15нче октябрь көннәрендә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды.