31нче март көнне Саба урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре командалары арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды.
29 һәм 30 март көннәрендә Шәмәрдән “Үсеш” лицее һәм Саба урта мәктәбе базаларында сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар узды.
29 мартта МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават купере” балалар бакчасы базасында Саба муниципаль районы мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшәү тирәлеге белән уңайлы һәм куркынычсыз хезмәттәшлеге" дигән темага район семинары узды.
Бүген, 28 март көнне, ППЭ 4501 базасында (МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе) «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үткәрелде.
2023 елның 24 мартында «Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасында "Уен эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар математик кузаллауларын формалаштыру" темасына тәрбиячеләр өчен район семинары узды.
Сәләтле балаларны һәм балалар сәнгать коллективларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан Балалар иҗат үзәге базасында "#Талантfest" балалар иҗаты конкурс-фестивале узды.
Ел саен МБГУ “Лесхоз урта мәктәбе” укучылары «ЖЭКА» компьтер уены буенча Бөтенроссия киберспорт турнирында катнашалар.Чара Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы , Татарстан Республикасы торак- комммуналь хуҗалык өлкәсендәге җәмәгать контроле, Төбәк Үзәге hәм торак- комммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда ярдәм итүче дәүләт корпорациясе катнашында үткәрелә.
23нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесe, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Кәримуллинның бай мирасын өйрәнү, саклау максатыннан, укучыларда милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан VII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
22 март көнне Сабаның 5нче номерлы "Бэлэкэч" балалар бакчасында «Яшь мастер» төбәгара конкурсының чираттагысы узды. Конкурс «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Музыкаль җитәкче» компетенцияләре буенча үткәрелде.
2021 елның 21 мартында 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәк-ара конкурсының муниципаль этабы дәвам итте.