ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2022 елның 26 августында   Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“Balahoner” муниципаль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

24 август көнне яңа төзелгән  Саба урта мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19
август, 2022 ел
җомга

8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру буенча җәйге укулар үткәрелде. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнашты. Көн саен балаларга укулардан соң күңел ачу чарасы оештырылды. Укуларның соңгы көнендә һәр балага оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды, ә аеруча кызыксынып эшләгән укучылар 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә "Большая перемена" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы узды . Гимназия укучысы Закирова Диләрә үзенең  проекты белән конкурсның ярымфиналына үтте. Кейсларны хәл итү барышында катнашучылар киләчәктә үз төбәкләре территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган реаль идеяләр тәкъдим иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

17 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 50 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Тәбрис улы Галиев бүләкләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.

Акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә укучы 1 сыйныф укучыларын бүләкләү исә һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Район буенча быел 515 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 447се 1 класска бара.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
август, 2022 ел
чәршәмбе

17 август көнне “Шәмәрдән лицее”нда  “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип исемләнгән хәйрия акциясе үтте. Әлеге акция кысаларында, ел саен аз керемле гаиләдә укучы балаларга бик зур ярдәм күрсәтелеп торыла. Менә быел да 30 балага  24 оешма җитәкчеләре,  иганәчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Беренче класска баручы 95 укучыны  Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы котлады.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Шәмәрдән "Рост" лицееның 7 в сыйныфы укучылары "Тату сыйныф серләре" дип аталган ата-аналар комитетлары республика конкурсы финалында призлы урын алган өчен Анапаның балалар сәламәтләндерү лагерына ял итәргә киттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Август аенда бакчада  ел саен физкультурачылар көнен билгелэп утэбез.

Буген физкультурачылар коне унаеннан бакчада «Без-спортчылар»дигэн спорт бэйрэме уткэрелде.Бу мероприятиенен топ максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйге-ярышларга балаларны күбрәк тарту иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
август, 2022 ел
сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.07.2002 елдан №9929/22 санлы хаты нигезендә, яшь армиячеләрне Республика хәрби-патриотик палата лагере сменасына җибәрү турында Биектау муниципаль районының Коркачык аэроклубы базасында 2022 елның 3-9 августында Саба муниципаль районының «Рост" Шәмәрдән лицее укучылары, "Патриот "отрядының яшьармиячеләре (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.)" Яшь парашютчы "республика хәрби-патриотик чатыр лагерендә булдылар. Балалар өчен кул сугышы, пычак ыргыту, автомат сүтү, уку коралыннан ату, Кызыл Хачтан мастер-класслар, парашют-десант әзерлек буенча дәресләр үткәрелде,пейнтбол уеннары оештырылды. Хәрби палаткаларда югары дәрәҗәдә яшәү, стационар ашханәдә биш тапкыр ашату, балаларга медицина ярдәме күрсәтү оештырылган иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International