ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Эзмә урта мәктәбенең 8 класс укучылары Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортына бардылар.

Балалар анда яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннан соң йомшак пластилиныннан картина ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
октябрь, 2025 ел
җомга

2025 елның 16 октябрендә Явлаштау урта мәктәбендә чын-чынлап бәйрәмчә җылы атмосфера хөкем сөрде! Без әтиләрне һәм аларның балаларын берләштергән искиткеч чара уздырдык. Көнебез шатлык, шат көлүләр һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе белән тулы иде. Катнашучылар спорт осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, чын команда рухында яндылар. Һәркем бар көчен куеп тырышты, ә килгән кунакларның көч биреп, дәртләндереп торуы онытылмаслык матур атмосфера тудырды!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

  15нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә өстәмә белем бирү оешмалары арасында Спартакиада булып узды. Ярышта республиканың 19 районыннан командалар үзара көч сынаштылар. Саба районы данын яклап волейбол ярышында “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командасы катнашты. Егетләр командасы әлеге ярышның җиңүчесе булдылар! Спортсменнарны һәм аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һөнәри юнәлеш буенча ООО “Симет”хуҗалыгы механизаторы Загриев Ф.Ф. белән очрашып, көзге кыр эшләре белән, шулай ук аның һөнәре белән таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

15 октябрь көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары «Яшә, китап!» акциясендә катнашып, 15 тән артык китапка яңа тормыш бүләк иттеләр. Әлеге акциянең максаты балаларда китап укуга кызыксыну уяту, шулай ук китапханәнең басма фондын саклап калу максатын күздә тотты. Китапларны тәртипкә китерү барышында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Шәрипова Г.И. балаларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте һәм китапханә киштәсенә урнашу алдыннан аның озын юл үтүе турында сөйләде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

     Әтиләр көне уңаеннан Олы Шынар урта мәктәбендә әти-әниләр белән балалар арасындагы бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән тематик чаралар уздырылды.

    Укучылар «Әтием белән бергә» Бөтенроссия акциясендә, «Әтиемнең алтын  куллары» иҗади остаханәсендә, «Әтием киңәше» акциясендә һәм «Чын йөрәктән сөйләшү» дискуссион клубында катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче сыйныф җитәкчеләре  “Беренчеләр хәрәкәте”нең  остазлар өчен оештырылган семинарында булдылар. Чара Казан шәһәрендә узды.

Катнашучылар заманча белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты, яңа педагогик алымнар һәм технологияләр  үзләштерде.

"Беренчеләр хәрәкәте" программалары һәм проектлары үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерүгә һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9, 10 октябрь көннәрендә мәктәпкәчә учреждениеләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату балалар бакчасы серләре» дигән муниципаль конкурс булып узды.аның максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлек итүдә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм популярлаштыру.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2025 нче елның 06-10 нчы октябрь көннәрендә “Патриот” үзәге базасында Саба муниципаль районының 10 класс егетләре белән хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек уку җыеннары уздырылды. Җыенның максаты - унынчы сыйныф укучыларында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре турында бербөтен күзаллау формалаштыру, хәрби хезмәткә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларның физик әзерлеген яхшырту. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Саба районы “ОНИКС” белем бирү үзәгенең 6Б сыйныфы командасы «Президент ярышлары»ның республика этабында җиңү яулап,  Краснодар краеның «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган әлеге ярышның Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим иттеләр!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International