8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча җәйге укытулар үткәрелә. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнаша. Кон саен балаларга укулардан сон күңел ачу чарасы планлаштырылган. Мәсәлән, буген “Сабантуй” күңел ачу комплексында укучылар баулы паркта булдылар, ә иртәгә “Саба” йөзү бассейнына барачаклар.
Мәктәпкәчә яшьтәге чор- балаларның бөтен тирә — якны кызыксынып өйрәнергә теләгән чоры. Без,тәрбиячеләр һәм ата-аналар , балаларның бу үсеш чорында иң зур ярдәмчеләре.
Быелгы җәйге чорда без, «Иске Икшермә Кояшкай» балалар бакчасы», «Балалар бакчасында — Яшелчә бакчасы» дип аталган проект ачып җибәрдек. Шушы проект ярдәмендә балалар белән туган ягыбызда үсүче төрле культура яшелчәләре белән танышабыз.
Бакчада яшелчәләр утырту, үскәнннәрен күзәтү, балаларның максатчанлыкларын арттыра. Шушы бакчада без балалар белән культуралы яшелчәләрне чүп үләннәреннән аерырга өйрәнәбез,аларга су сибеп,төпләрен йомшартабыз, үскәннәрен күзәтәбез.
Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасының балалары, Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек, балалар искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр балаларыбызны таң калдырды. Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттык. Биредә балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы». Соңыннан балалар “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар. Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.
1 август көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында «индустриаль 4.0."дәресләр кысаларында саннар».
"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүче балалар өчен тематик дәрес үткәрелде. Дәрестә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Марат Микаил улы катнашты. Ул санның безнең тормышка ныклы керүе, цифрлы ресурслардан дөрес файдалану кирәклеге турында сөйләде, IT-өлкә белән кызыксынырга, информатиканы һәм программалаштыруны өйрәнергә чакырды. Дәрестән соң укучылар үзләре дәрестә башкарылган проектларны үтәделәр һәм уңышлы якладылар.
Бакчабызда халыкара ком коненэ багышланган чара утте. Ком – балалар белэн эшлэу очен искеткеч материал.
Чара вакытында балалар ком белэн эш иту кагыйдэлэрен искэ тошерделэр, комнын узенчэлеге хэм кайда кулланганы турында энгэмэ кордылар. «Кулич пешеру» уеннын уйнадылар. Хэр бала узенен фантазиясен хэм осталыгын курсэтте.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр «SABA BALAHONER» проектында катнашалар. Проект кысаларында балалар районыбыз оешмаларына экскурсияләргә йөреп, төрле һөнәрләр белән танышалар. Балалар өчен бу проект бик файдалы һәм кызыклы .
«Юл хәрәкәте иминлеге» профилактикалау бүлеге җитәкчесе Г.Н. Ягафарова катнашында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган тематик атна кысаларында Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Җәйне күңелле каршы ал – юл йөрү кагыйдәләрен онытма! » дип исемләнгән йомгаклау чарасы узды.
20-26 июль көннәрендә безнең активистлар Биләрдә уза торган XI «Сәләт» Халыкара яшьләр форумында катнашып кайттылар. Смена кысаларында IT-өлкәнең алдынгы белгечләре белән белем бирү программасы уздырылды. Сменада катнашучылар өчен нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылды. Белем бирү программасы кысаларында программалаштыру, 2D-платформа булдыру, өстәмә чынбарлык белән кушымталар эшкәртүнең заманча технологияләре, киберспорт, башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.
Якшәмбе көнне «Артек» Халыкара балалар Үзәгендә 5-7 сыйныф укучылары өчен «зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалы башланды. Катнашучылар арасында 76 регионнан 9 егет һәм кыз бар, алар арасында безнең гимназия укучысы, 5 сыйныф укучысы Алия Шәймәрданова да бар. Алияне конкурс сынаулары, мотивацион дискуссияләр, танып-белү һәм иҗади мастер-класслар көтә, аларны фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һәм волонтерлык вәкилләре үткәрәчәк, шулай ук «зур үзгәрешләр»иҗади проектларына кастинглар узачак. Алиягә уңышлар телибез!
"Без-табигать дуслары!" тематик атна кысаларында Шәмәрдән 3 нче номерлы " Салават күпере» балалар бакчасында "Балалар - табигать дуслары", «Табигать белгечләре», «Бу җәй» дигән мавыктыргыч, танып-белү чаралары узды. Чараларның максаты булып тәрбияләнүчеләрне экологик яктан белемнәрен арттыру, аларда җаваплы экологик тәртип формалаштыру торды. Балалар белән шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту, ничек эшләргә һәм ничек эшләргә ярамау турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар : "Кем кая яши?", "Кырмыска", "Ярый-ярамый", "Пантомима", табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр , «Нәрсә артык?» , "Тылсымлы капчык", “Җитмәгән картинаны таб", " Тере табигать" дигән төрле биремнәр үтәделәр.
Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләнүчеләрнең күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.