ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, педагог - психолог Ногманова Алинә Икрам кызы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грантта катнашып, «Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү» номинациясендә җиңүче булды . Әле грантка барлыгы меңнән артык гариза бирелгән, бары  51 проект кына үтеп, 7 млн сумлык ярдәм алган.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2022 ел
җомга

 Агымдагы елның 26 май- 26 июнь көннәрендә мәктәпләрдә һәм мәктәп яны лагерьларында "Наркотикларсыз тормыш” акциясе үтте. Акциянең максаты булып, укучыларда психоактив матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү,  аңа карата тискәре караш тәрбияләү, наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү, үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне үзең көйләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен үстерү; гаилә һәм әйләнә-тирә мохит тәрбиясе тирәлегендә яшүсмернең шәхесара мөнәсәбәтләрен җайга салуда ярдәм итү тора .

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

        Чыгарылыш кичәсе инде күптән Россиянең барлык мәктәпләрендә дә күңелле һәм истәлекле традициягә әверелде. 23 нче июнь көнне районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен район күләмендә әлеге чара үткәрелде.

        144 егет-кызның  27сенә укуны гел “бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде,  медальләр тапшырылды. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Соңыннан район Башлыгының бүләге буларак Илнар Галәвиев җитәкчелегендә  Айнур Каюмов, Алсу Имайкина, Айдар Мөхәрләмов,  Роберт Ямгуровларның матур җырларыннан концерт тәкъдим ителде.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

       Барасы юлларыгыз кояшлы, таңнарыгыз аяз, киләчәгегез якты һәм һәрберегезгә бәхет юлдаш булсын иде. Үзегез  сайлаган һөнәрнең остазы булырлык дәрәҗәгә ирешергә тырышыгыз. Хәерле юллар сезгә!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Сәләтле балалар мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Безнең тормышыбызда иминлек» дигән чара узды. Саба районы электр челтәре хезмәткәрләре укучыларга безнең йортларга электр каян килә, ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр,  мисаллар белән без үзебезне электр белән ничек тотарга тиешлекне күрсәттеләр. Очрашу барышында балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында һәркемгә белешмәлекләр, наклейкалар, шарлар бүләк ителде. Балалар бу очрашудан бик канәгать калдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалр бакчасында да гөрләтеп, милли бәйрәмебез - сабантуй үткәрелде. Әлеге чарага балалар тәрбиячеләр белән берлектә әзерләнделәр. Матур чараны тиешенчә йолага туры китереп үткәрелде. Бәйрәм чарасы иң элек колга тотып  бирнә җыю белән башланып китте һәм шаян такмаклар әйтү, татар милли уеннарны уйнау, җырлар, биюләр белән үрелеп барды әлеге чара. Балалар аркан тартышуда, чүлмәк вату уенында, кашыкка йомырка куеп йөгүрәдә бик актив катнашып,үзләрен җитезлектә сынадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сендерелә.

МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында  татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның  күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу,  аркан тарту, таяк тарту уеннарында балалар теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме узды. Сабантуй -татар халкының яраткан бәйрәме, табигатьнең язгы үзгәреш бәйрәме. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләр "бөтен дөнья" белән әзерләнгән иде, һәм аларны җыю уен-колкеле җырлар белән үрелеп барылды. Бәйрәм кунакларсыз була алмый. Ә безнең бәйрәмнең кунагы - Петрушка иде. Шулай итеп, "Сабантуй" - ул рухиятнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы, халыкның бердәмлеген тою мөмкинлеге. Ул берләштерә һәм дуслаштыра. Милли бәйрәм елдан-ел байрак һәм кызыклырак үтә.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Сабантуй - ул  татар халкының милли  Халыкара  бәйрәме. Бүген ул бөтен дөнья буенча бәйрәм ителә. Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында да бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Балалар янына кунакка татар халык әкиятләре персонажлары Камыр Батыр, Хөтбетдин һәм Котбетдин килгән иделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, үз көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар һәм, әлбәттә, бүләкләр алдылар. Сабантуй бәйрәме елдан ел үсә, камилләшә, безне һәм балаларыбызны сөендерә, ә без үз чиратыбызда аның гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калырга тырышырбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында Халыкара дуслар көне бик күңелле узды. Дуслар - ул һәр кеше өчен якын кешеләр, шуңа күрә Халыкара дуслар көне нәкъ менә тормыш шартларына һәм төрле каршылыкларга карамастан, без үзебезнең дусларыбызга аларның безнең өчен ничек мөһим булуын искә төшерү максатыннан уйлап табылган.

Бу көнне барлык төркемнәрдә дә безнең бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән төрле эшчәнлекләр оештырылды. Балалар С.Михалковның «Дуслар җыры», в. Сутеевның «Алма»  әсәрләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар фикер алышырга, сорауларга җавап бирергә, бер-берсе турында кечкенә генә хикәя төзергә өйрәнделәр. Саф һавада балалар, коллективны берләштерү максатыннан,  «Матур итеп әйт», «Дустыңны таны», «Тилгән һәм тавык», «Кичү»  уеннарын уйнадылар, «Без-дуслар» дигән физкультминутка өйрәнделәр. Белмәмеш өлкәннәр төркеме балалары белән күңелле конкурслар, уеннар, биюләр  үткәрде. Икенче кеченәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр аппликация элементлары белән традицион булмаган рәсем ясау техникасында «Дуслык агачы»  дип исемләнгән коллектив эш башкардылар.Әлеге үткәрелгән чаралар балаларда игелек, дуслык, игелекле гамәлләр һәм тугры дуслар турында күзаллауларны формалаштыруга ярдәм итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын игълан итүгә үк, балаларыбыз мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Бәйрәмебез күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире Сайфуллина А.В. сүз алып, балаларны котлады, бүләкләр тапшырып узды, балаларга менә дигән бер бәйрәм, моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул дип искәртеп узды. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International