Бүген, 24 май көнне, мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгырый. Бу уку елында мәктәпләрдә барлыгы 4005 бала белем һәм тәрбия алды. 144 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 324.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз, мәктәпне, укытучыларны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!
19-21 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре Кәримов А.Х., Гафиатуллин Р.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Саубанов А.Р.). Командалар иҗади һәм теоретик конкурста, “спортивное многоборье”да, эстафетада үз көчләрен сынадылар.
Саба районы Югары Симет урта мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны алуга ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
2022 нче уку елы- илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Бөтенсоюз пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 100 ел!
Шул уңайдан, районыбыз мәктәпләрендә уку елы дәвамында төрле конкурслар, чаралар оештырылып килде. Мәктәп музейларында пионерлар хәрәкәтенә багышланган почмаклар булдырылды. Укучылар эзләнү эшләре алып барып мәктәп пионер оешмасынын елязмасын яздылар.
19 май – Пионер туган көн. Әлеге истәлекле дата мәктәпләрдә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Укучылар пионер хәрәкәте ветераннары белән очраштылар. Алар укучыларга пионер оешмасы, аларнын тарихы, эшчәнлеге, атрибутлары турында сөйләп, үзләренең хезмәт елларын искә алдылар.
Районыбызның балалар хәрәкәте активистлары һәм пионерлар хәрәкәте ветераны Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы 19 май көнне Казан шәһәрендә пионериянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.
Гимназиянең “Комета” мәктәп спорт клубы командасы,Анапа шәһәреннән 2 нче урынны яулап кайтты.
14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Безнең районны Шәмәрдән "Үсеш"лицее коллективы тәкъдим итте. Команда җитәкчесе республиканың иң яхшы җитәкчеләре өчлегенә керде, ә коллектив призер булып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Тату сыйныф серләре" профильле сменасына 20 юлламага сертификат белән бүләкләнде.
13май көнне Лаешта «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. Әлеге ярышта Саба,Лаеш,Балык Бистәсе,Теләче,Питрәч,Кукмара районнары катнашты. Барлык этап нәтиҗәләре буенча К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды һәм июнь аенда узачак финалга үтте. Котлыйбыз һәм алага таба уңышлар телибез.
2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды. Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын яклап Саба Гимназиясе командасы катнашты. Уеннар спорт һәм конкурс программасыннан торды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Саба Гимназиясенең «Комета " командасы 2 урынга лаек булды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә иң матур, кызыклы чараларның берсе – язгы ярминкә булып узды. Ярминкәдә кул эшләре, гөлләр, камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре, төрле татлы ризыкларны кулай гына бәядән сатып алу мөмкинлеге тудырылды. 1-11нче сыйныф укучылары үзләрен сатучы ролендә сынап карадылар. Ярминкәдән кергән акча мәктәп территориясен төрле декоратив үсентеләр, чәчәкләр утыртып, матурлап бизәүгә тотылачак.
Бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Анда укытучы-логопед Мифтахова Алия Азатовна, педагог-психолог, нейропсихолог Гайнуллина Зөлфия Рөстәмовна, ЮХИДИ хезмәткәрләрә Ягафарова Гүзәл Назимовна, Мазитов Фаил Зөфәрович ата-аналарга эчтәлекле, үтемле, бик тә мөһим әңгәмәләр, мастер класслар үткәрделәр, кызыксынган сорауларга тулы җавап, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен Асия Барый кызы Зарипова белән очрашу оештырылды. Асия Барый кызы озак еллар бакчабызда тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы Зилә Рөстәм кызы Нәҗипова “Болан малае Олан” дигән әкият язып, китап итеп бастырып чыгарды. Асия Барый кызы балаларны Төркиядәге татар җанлы оныклары, әкиятнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балаларга очрашу бик ошады. Педагоглар коллективы кунагыбызга зур рәхмәтен җиткерде. Чит илдә яшәүче милләттәшебез, авылдашыбыз Зиләнең татар телен камил белүче балалар тәрбияләвенә соклануларын белдерделәр.