24 нче апрельдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең «Победа» мәдәният сараенда халык биюләре төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә Балалар иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенең «Микс» хореография коллективы (җитәкчеләре Дәүләтшина А. Ф., Гаррәпова Г. Х.) катнашты, шулай ук, коллектив җитәкчеләре “Остаз” номинациясендә чыгыш ясадылар.
Безнең хореография коллективы һәм остазларыбыз бәйгенең I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Катнашучыларны, җитәкчеләр Гөлчәчәк Гаррәпова һәм Альмира Дәүләтшинаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгуы элеккеге вакытлардан ук кискен проблемаларның берсе булып калды. Аны хәл итү максатыннан 1973 елда беренче мәртәбә яшь инспекторлар отрядлары оештырылды. Урамнарда һәм юлларда культуралы тәртипне, коллективизм хисен, кече яшьтәге мәктәп балалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау алар алдына бурыч итеп куелды.
21 апрель көнне Байлар Сабасы гимназиясендә районнын ЮХИДИ бүлекчәсе яшь инспекторлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.
Барлык көндәшләреннән дә өстен чыгып быел район турында Сабаның Сәләтле балалар мәктәбе командасы җиңү яулады. 2 нче урынны гимназия командасы алды. Шекшеләр 3 нче урында. Җиңүче командалар агитбригадалар арасында да ачыкланды. 3 нче урында Сәләтле балалар мәктәбе, 2 дә Икшермәләр, 1нче урында Шәмәрдән лицее командасы
«Татарстан Республикасы Саба районы И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомумбелем бирү мәктәбе» «ЭКОЯЗ 2022» республика акциясенә кушылды.
Акциянең максаты - экологик культура һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштыру.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Һәр сыерчыкка - оя» акциясендә актив катнаштылар һәм йорт яны, мәктәп территорияләрендә сыерчык оялары урнаштырдылар.
"Экология. Куркынычсызлык. Тормыш» акция кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде: 1-4 сыйныф укучылары өчен «Су сакчылары», 5-7 сыйныф укучылары өчен «Экологик квест», 8-11 сыйныф укучылары өчен «Экотурнир» .
Ай дәвамында мәктәп китапханәсендә «Барысы да табигать турында» дип исемләнгән әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен «Китапханәдә Экология» дигән китапханә дәресе, «Кошлар көне»нә багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.
Районыбызда белем бирү учреждениеләре арасында "ЭкоЯз - 2022" акциясе бара. Килдебәк мәктәбе укучылары да бу акциягә теләп кушылдылар һәм язны файдалы эшләрдән башладылар. Әлеге акция кысаларында файдаланылган батарейкаларны җыю эше бара, «Кошлар-безнең дусларыбыз», «Табигать матурлыгын саклыйк» дигән рәсем конкурслары оештырылды, ә иң яхшы эшләр акциябез грамоталары белән бүләкләнәчәк. Шулай ук «Минем сыерчык оясы», «Макулатура тапшыр – агачны сакла», «Чиста ишегалды», «Чиста урам» акцияләре үткәрелә.
Акция кысаларында 5 сыйныф укучыларыбыз Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында булдылар.
Безнең мәктәп укучылары «ЭКОяз – 2022» акциясендә актив катнашалар.
Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан рееспубликабыз укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәк. Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла, мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. Ноутбукларны тантаналы рәвештә тапшыру чарасы “ICL Техно” технопаркында үтте. Татарстан Президенты 10 иң яхшы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Бу тантанада Саба районыннан Иштуган урта мәктәбенең информатика укытучысы Борһанов Тимур Юрьевич катнашты.
Эзмә мәдәният йортында " Кар десанты» дип исемләнгән патриотик – күргәзмә үткәрелде. Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм тарих укытучысы Н.М. Сөләйманова эзтабарлар отрядының «Кар десанты»экспедициясе турында сөйләп видеоролик күрсәттеләр. Шулай ук балалар эзтабарлар отрядының Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнары өчен авырлыкларны җиңеп, бик яхшы эш башкаруын белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар әлеге төркем оештырган күргәзмә белән таныштылар.
Бүген, 14 нче апрель көнне, Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге инициативасы белән рәсем сәнгате буенча мәктәп-интернат укучылары өчен мастер-класс оештырылды. Мастер-классны рәссам-керамист, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Абдулвәкил Хәмидуллин үткәрде. Ул сынлы сәнгатьнең барлык серләрен ачты, укучыларны керамика өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды, үз эшләрен күрсәтте. Укучылар мастер-класс вакытында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
2022 елның 14 апрелендә 3 номерлы “Шоколад” балалар бакчасы базасында "Хисләр һәм сәламәтлек. Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» дигән тема астында методик берләшмәнең чираттагы утырышы үтте. Семинарда мәгариф оешмаларының педагог-психологлары, укытучы-логопедлары катнашып, төрле мастер класслар күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.
2022 нче елның 13 нче апрелендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Рост" Шәмәрдән лицее базасында «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының район этабы узды.
Уенда Саба районы яшьармиячеләре командалары катнашты. Командалар «Россия тарихының сугыш сәхифәләре», «Яхшы сафта, көчле көрәштә», «Сәламәт тәндә, сәламәт рух», йөгерү кебек ярышларда һәм утлы корал белән эш итү ярышларында көч сынашты.
Беренче урынны Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы, икенче урынны Байлар Сабасы гимназиясе, өченче урынны Шәмәрдән лицее командалары алды. Ярышларда җиңгән укучылар һәм командалар грамоталар белән бүләкләнделәр, 1 урын алган командага Кубок тапшырылды.
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады. Бүген, 14 нче апрель көнне, яңа оешмаларда Иләбәрнең "Умырзая" балалар бакчасына йөрүчеләр булдылар. Балалар полиция һәм ресторатор, сату хезмәткәрләре кебек һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар. Проектның һәр катнашучысы бик күп уңай эмоцияләр алды һәм һөнәрләр серләре белән танышты.